Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Әки­ят илен­нән

«Ә­ки­ят» кур­чак те­ат­ры ак­те­ры Ди­лүс Ху­җи­әх­мә­тов көн са­ен без­гә ку­нак­ка ки­лә, ди­сәм, ыша­ныр­сыз ми­кән? Чын­лап! «Ша­ян-ТВ» те­ле­ка­на­лын­да­гы муль­фильм ге­рой­ла­ры –  «Кеч­ке­нә ви­кинг Вик»­та Хал, Сну­ре, Свен, Джу­рей, Ур­би, Горн, Фекс, Уль­ме Покс­лар,  «Тыч­кан абый дә­рес­лә­ре»н­дә Про­фес­сор Квиз, Ла­бо­рант Чей­зи­лар нәкъ ме­нә аның та­вы­шы бе­лән сөй­лә­шә бит!  

Сүз уңа­ен­нан шу­ны­сын да әй­тик әле – ба­ла­лар өчен та­тар­ча сөй­ләү­че әле­ге ка­нал хә­зер ин­де тәү­лек әй­лә­нә­се эш­ли. Ка­нал­да 20 дән ар­тык тап­шы­ру күр­сә­те­лә­чәк, сайт­та (Shayantv.ru) без­не ка­нал­ның төп ге­рое Ша­ян кар­шы ала­чак, ә мульт­фильм­нар­ның... исә­бе-хи­са­бы бул­ма­я­чак икән! 

Ди­лүс Ху­җи­әх­мә­тов – Чал­лы еге­те. Шу­ны­сы кы­зык – 14 яшен­нән про­фес­си­о­наль те­атр дөнь­я­сы­на ке­реп кит­кән ак­тер ул.

Чал­лы шә­һә­ре­нең 7нче му­зы­ка ли­це­ен­да те­атр бү­ле­ген­дә укы­ган Ди­лүс.

  • Ту­гы­зын­чы сый­ныф­ны тә­мам­ла­ган ел­ны ра­ди­о­дан «Чал­лы дәү­ләт кур­чак те­ат­ры труп­па җы­я» ди­гән бел­де­рү ишет­тем. Кур­чак те­ат­ры ми­ңа бө­тен­ләй та­ныш тү­гел иде, лә­кин нәкъ ме­нә шу­ның бе­лән кы­зык­лы то­ел­ды да, – дип сөй­ли Ди­лүс. 

Ун ел Чал­лы кур­чак те­ат­рын­да эш­лә­гән ул һәм шул ук ва­кыт­та чит­тән то­рып Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын­да укы­ган. Ан­на­ры со­ци­аль һәм гу­ма­ни­тар бе­лем­нәр инс­ти­ту­тын­да юга­ры бе­лем ал­ган.

2012 ел­дан бир­ле Ди­лүс Ху­җи­әх­мә­тов Ка­зан­да, «Ә­ки­ят» кур­чак те­ат­ры сәх­нә­сен­дә уй­ный. Та­лант­лы ак­тер «Мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә­ге ка­за­ныш­ла­ры өчен» күк­рәк бил­ге­се бе­лән бү­ләк­лән­гән, Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты исе­ме­нә ла­ек бул­ган, «Тан­та­на» рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фес­ти­ва­лен­дә «Иң ях­шы кур­чак те­ат­ры ар­тис­ты» дип та­был­ган.

 Ә ул баш­кар­ган роль­ләр­не тиз ге­нә са­нап чы­гып бу­ла ми­кән? «Хав­ро­шеч­ка»­да – Ря­жен­ный, «Рәш­туа ал­ды тө­не»н­дә – Па­цюк, Чуб, ар­тист,  «П­рин­цес­са Кра­пин­ка»­да – Ко­роль, «Ай­бо­лит» спек­так­лен­дә – Ай­бо­лит, «И, сөй­кем­ле Шү­рә­ле!.. »дә – Бу­лат, «Кәк­рүш­кә»­дә – Иль­шат, «­Кә­җә бе­лән Са­рык»­та – Ба­бай... Һәм та­гын, әйт­кә­нем­чә, «Ша­ян» те­ле­ка­на­лын­нан бар­ган бик күп по­пу­ляр мульт­фильм­нәр­не та­тар­ча сөй­ләш­те­рү­че ак­тер да әле ул... Без­нең ярат­кан ак­тер.

Рәмис НӘҖМИЕВ фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев