«Әкият» курчак театры актеры Дилүс Хуҗиәхмәтов көн саен безгә кунакка килә, дисәм, ышанырсыз микән? Чынлап! «Шаян-ТВ» телеканалындагы мульфильм геройлары – «Кечкенә викинг Вик»та Хал, Снуре, Свен, Джурей, Урби, Горн, Фекс, Ульме Покслар, «Тычкан абый дәресләре»ндә Профессор Квиз, Лаборант Чейзилар нәкъ менә аның тавышы белән сөйләшә бит!