Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Әбүгалисина – киң профильле галим

Үзенең үтә зирәклеге белән дөньяны хәйранга калдырган бу егет 17 яшендә үк оста табиб саналган.

Әбүгалисина – урта гасыр мөселман дөньясының энциклопедист галиме, табиб буларак билгеле. Ул үзенең шәхси тормышы белән дә бик гыйбрәтле кеше. Көнчыгышта Ибне Сина, Көнбатышта Авиценна исеме белән бөтен дөньяга мәгълүм бу зат моннан мең елга якын элек, 980 елда, Бохара янындагы Афшанада туган. Үзенең үтә зирәклеге белән дөньяны хәйранга калдырган бу егет 17 яшендә үк оста табиб саналган. 

Ярты гасырлык гомерендә ул йөзләрчә том әсәр язарга өлгерә. Аның «Шифа» китабы гына унсигез томнан тора.

Табиб лачын карашына, кызлар кулына, елан зирәклегенә һәм арыслан йөрәгенә ия булырга тиеш. 

Әбүгалисина. 

Әбүгалисина Аристотель Һәм башка борынгы классикларның әсәрләрен 20 томда гарәпчәгә тәрҗемә итеп кенә калмыйча, аларның хезмәтләрен үзенчәлекле рәвештә үстерә. Аның латин теленә тәрҗемә ителгән «Канун»ы XVII йөзгәчә Европада медицина фәненнән бердәнбер авторитет санала.

Әбүгалисина әсәрләре арасында математика, логика, астрономия, тел, музыка һәм башка төрле мәсьәләләр буенча язылганнары да күп. Ул роман язучы әдип һәм шагыйрь-философ та була.

Фото Фрипик сайтыннан.

Әбүгалисина нерв авыруларын һәм психик хасталарны музыка ярдәмендә дәвалаган.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев