Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Музыка дәвасы

Пифагор музыканың дәвалау сыйфатына бик зур әһәмият биргән. Ул күп  кенә авыруларны үзе махсус язган композицияләр тыңлатып терелткән. Шулай ук ярсуны басу, адашкан күңелләрне савыктыру өчен махсус әсәрләр  иҗат иткән. Пифагор җиде нота рәвешендә чагылдырылган һәр авазның төрле хисләр тудырырга сәләтле булуын ачкан.

• Борынгы грек табибы Эскулап радикулиттан һәм башка нерв авыруларын  торба тавышы белән дәвалаган.

•  Кешелек дөньясының иң бөек табибы Әбүгалисина нерв авыруларыннан  һәм психик хасталардан музыка ярдәмендә дәвалаган.

•  Пифагор музыканың дәвалау сыйфатына бик зур әһәмият биргән. Ул күп  кенә авыруларны үзе махсус язган композицияләр тыңлатып терелткән. Шулай ук ярсуны басу, адашкан күңелләрне савыктыру өчен махсус әсәрләр  иҗат иткән. Пифагор җиде нота рәвешендә чагылдырылган һәр авазның төрле хисләр тудырырга сәләтле булуын ачкан.

•   Музыка кеше психикасына тискәре йогынты да ясарга мөмкин. Әйләнә-тирә мохитне агулый торган «пычрак авазлар» төшенчәсе дә бар. Аларның тәэсире иң әүвәл үсемлекләрдә чагылыш таба. Бигрәк тә дисгармоник музыка, әйтик, авыр рок тере организмнар өчен куркыныч.

• Тарихтан күренгәнчә, композиторларның күпчелеге, үзләре дә сизмәстән,  музыкаль терапевтлар булган. Әйтик, бервакыт Бетховен баласын җуйган  анага кайгысын җиңәргә фортепианода уйнап булышкан.

•  Узган гасырда Россия галиме И.Догель музыка тәэсирендә кешеләрнең һәм хайваннарның кан басымы, йөрәк тибеше ешлыгы, сулыш тирәнлеге  үзгәрүен искәртә.

•  Санкт-Петербург музыка терапиясе һәм традицион халык медицинасы фәнни-тикшеренү институты галимнәре дәвалау өчен музыканың билгеле бер төрен сайлап алу гына җитми, уен коралы да шушы максатка туры килергә тиеш, дигән фикердә торалар. Әйтик, бөер, сидек куыгы – пианино тавышын «үз итсә», бавыр һәм үт куыгыгыз - ксилофон, барабан, флейта моңнарын «ярата». Саксофон, металлофон, кыңгырау - үпкә, юан эчәктәге хасталарны бетерә. Ә инде ашказанын, үт куыгын, ашказаны асты бизен  савыктыру өчен түбән тавышлы ир һәм югары тавышлы хатын-кыз җырчыларны тыңларга кирәк. Скрипка, гитара, контрабас, виоланчель тавышы  нечкә эчәк, йөрәк, нерв системасы эшчәнлеген яхшырта.

• АКШның Колумбия штатында онкология авыруларын дәвалау өчен Тибет­та эшләнгән көмеш кыңгырау кулланыла.

•  XX гасырда, бигрәк тә аның икенче яртысында Европаның күпчелек ил­ләрендә музыка терапиясе мөстәкыйль дәвалау ысулы буларак  кулланыла башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев