Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Күңелегезне белемгә ачыгыз, яныгызда якын, яхшы кешеләр булсын!

Китапларда зур байлык һәм белем, шуңа күрә күңелегезне белемгә ачыгыз. Әлбәттә яныгызда якын, яхшы кешеләр булсын!

Исәнмесез. Җылы теләкләрегез өчен зур рәхмәт. "Көмеш кыңгырау" редакциясендә эшләүчеләргә уңышлар телим. Илһам килеп торсын, язылучылар көннән көн артсын!

Газета укучыларыгызга ныклы сәламәтлек телим! Ачык күңелле, дөньяны яратучан булыгыз, дуслар. Китапларда зур байлык һәм белем, шуңа күрә күңелегезне белемгә ачыгыз. Әлбәттә яныгызда якын, яхшы кешеләр булсын!
Минем иң истә калган Яңа ел - ул авылда каршылаган ел. Чаллыдан Башкириягә кайтып иң якын дусларым белән гөрләтеп, күңелле итеп каршылаган идек. Биедек тә, җырладык та, рәхәтләнеп кышкы урамда да йөрдек.

Кыш бабайны өйдә күрсәм, чын күңеленнән бер елмаеп, нык итеп кочаклап алыр идем. "И бабакай, безгә дә килдең мени" - дип, чәй эчәргә чакырыр идем. Узган ел хыялларын тормышка ашырганы өчен рәхмәт әйтер идем дә, "Тагын бер теләгемне үти алмассың микән" - дип сорар идем.

Рәмилә Китабова.

Тагын укырга: Дуслардан Яңа елга теләкләр кабул итәбез

“4-5 ел элек миңа: «Син китап чыгарачаксың», дисәләр, ышанмас идем”

Тәмле төшләр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев