Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Кариев» – иң яшь, иң актив, иң мобиль театр

Күз алдыгызга китерегез, татар әдәбияты дәресен... театрда өйрәнәсез!

Татар әдәбиятын – театрда

Сезнең театрга барганыгыз бармы? Күз алдыгызга китерегез, татар әдәбияты дәресен... театрда өйрәнәсез! Әйтик, Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясен укып торасы юк – спектаклен генә карыйсыз, ди! Шәп бит? Г.Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрында бу − мөмкин эш. Бу сезонны кариевчылар нәкъ шушы спектакль белән ачып җибәрәчәк.

 

Мобиль дәресләр

Кариев театрында «Мобиль дәресләр» проекты эшли. Спектакль карарга килгән балалар танылган артистлар, язучылар белән очраша, аралаша. Сәхнәдә күрсәтеләчәк әсәр турында әңгәмә корырга, кызыксындырган сорауларыңны бирергә була.

Мәсәлән, Йолдыз Миңнуллина үткәргән мобиль дәрес укучылар өчен бик кызыклы булып истә калган.

«Алмачуар» (Г.Ибраһимов) спектакле алдыннан ул «Кешелек тарихында ат роле» темасына үзенчәлекле әңгәмә үткәргән. «Мобиль дәресләр» проектында сыйныфың белән бергә син дә катнаша аласың.

Драматург булырга телисеңме?

Балалар һәм яшүсмерләр өчен Кариев театры уздыра торган «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсы дәвам итә. Бәйгенең төп максаты: яшь тамашачы театрын яңа пьесалар белән баету. Бүгенге көндә Германия, Румыния, Мәскәү, Донецк, Минск, Самарадан, Татарстан һәм Башкортстаннан кырыклап әсәр килгән. Драматургия белән кызыксынсаң, үз әсәреңне театр сәхнәсендә күрергә теләсәң, син дә читтә калма! Иҗат эшләре октябрьгә кадәр кабул ителә.  


                           Кариев+

Быел Татарстанда театр елы. Шул уңайдан яшь тамашачылар өчен «Кариев+» проекты эшли. Танылган аристлар мәктәпләргә килеп укучылар белән очрашалар, мастер-класслар үткәрәләр.

Театр тормышы белән якыннан танышу, кумирлар белән аралашу өчен менә дигән мөмкинлек бу. Артистлар Казан мәктәпләренә генә түгел, якын-тирә районнарга да кунакка килергә ниятли.  

Алсу Фәйзуллина

Алсу Фәйзуллина – Кариев театрының сандугачы ул. Артистлык сәләтенә өстәп, бик матур җырлый да. Яратып башкарган рольләре: «Тапшырыл...ган хатлар» (Илгиз Зәйниев) спектаклендәге Галия һәм данлыклы Галиябану. Соңгысын инде ун ел башкара икән. Һәр ролем миңа сабыем кебек якын, чөнки бөтен җанымны биреп эшлим, ди үзе.

Рәис Әхмәтзакиров

Кариев театрының тагын бер яшь артисты Рәис Әхмәтзакиров тумышы белән Кукмара ягыннан. Суга кереп карамыйча йөзәргә өйрәнеп булмый, диләрме әле. Рәиснең артистлык тормышы авыл сәхнәсендә кечкенәдән үк башланган. Авылдашлар белән куйган спектакльләрдә катнашып, театр сәнгатенә гашыйк булдым, ди Рәис. Хәзер рольләре күп булса да, иң кадерлеләре булып аңа сәхнә дөньясын ачкан тәүге рольләре - Наил Гаетбаевның "Әстәгафирула" комедиясеннән Азат һәм Данил Сабировның "Язмыш" драмасыннан Сөләйман карт рольләре кала икән. Беренчеләр - барыбер, беренче шул!

Булат Гатауллин

Булат Гатауллин – Казан егете. Иҗади гаиләдә тәбрия алган. «Үзеңне хәтерләгәннән бирле сәхнә яраттым», – ди. Кариев театрында өченче сезон эшли. Төрле рольләр башкара, ләкин «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (Кейт Ди Камилло) спектаклендәге Эдвард роле – аның өчен иң кадерлесе. «Әгәр артист булам дип хыялланасың, сәхнә – минем урын, дип уйлыйсың икән, хыялыңа хыянәт итәргә ярамый! Талант белән генә түгел, артист һөнәре күп тырышлык, үз өстеңдә даими эшләүне сорый торган хезмәт», – дип киңәшләрен бирә Булат.   

«Калеб»

Кариев театрында талантлы татар яшьләренең «Калеб» яңа буын җыены эшләп килә. Бу иҗади берләшмә 2013 елда барлыкка килгән һәм оештыручысы Гүзәл Сәгыйтова белән бергә хәзер яшь тамашачы театрында үз эшен дәвам итә. Калебчеләр төрле лабораторияләр, чаралар үткәрә. Әйтик, җәй айларында «Безнең җыр» лабораториясендә татар эстрадасы өчен җырлар язылды. Шулай ук яшь язучыларның әсәрләрен аудокитап итеп яздыру эшләре башланып киткән. «Калеб-ликбез» лекцияләре даими булып тора. Кыскасы, Кариев театры бинасында иҗат гөрли.

Лилия Сираева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев