Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Инстаграмда - әниләр марафоны

Инстаграмда кабат әниләр марафоны башланды. Аны журналист Динара Әхмәт-Миннекәева оештыра.

Әдәби марафон финалистлары яңа гаиләгә нигез салынуның шаһиты булдылар

Бу марафон беренче тапкыр 2019 елда үткән иде. Быелгысы 8нче мартта башланды. Ул 21 көн дәвам итәчәк. Һәр көнне чыккан билгеле бер темага 00:00гә кадәр җавап посты куеп өлгерергә кирәк. Мәсәлән, беренче көн әниләребезгә, ә икенче көн беренче тапкыр әни булу тарихына багышланган иде.

Катнашучыларның постларын #әниләрмарафоны2020 хэштегы аша укырга була. Әйдәгез, шуларның кайберләрен карап китик әле. Шундый ихлас, күңел түреннән чыккан хисләр аларда.

Талипова Гөлназ:

Әни" диеп язып куйдым⠀
Яңа яуган ак карга.⠀
Таптамагыз!⠀
Һич ярамый⠀
"Әни" сүзен таптарга. (Зәкия Туфайлова)⠀

Әни һәркем өчен иң кадерле, иң якын, иң яраткан кеше❤️ Безнең әни дә ииииң иңеее?❤️.
Әни - ул безгә тәрбия, җылы сүз, наз бирүче❤️ 
Әни - ул өйдә берәр нәрсә бетсә, тиз генә альтернатива уйлап табучы❤️⠀
Әни - ул һәр алган билгебезгә куанып шатланучы❤️⠀ ⠀
Әни - ул гаилә учагы сакчысы❤️❤️❤️❤️❤️⠀
Ә тагын шуңа кушып ++++⠀
❎Иң тәмле гөбәдия ❤️ әни пешергән гөбәдия?? чөнки ул дөрбиясын китереп пешерә?⠀
❎Иң тәмле манты ❤️ әни пешергән манты❤️ чөнки аның камыры юкааа гына?⠀
❎Иң тәмле өчпочмак❤️ әни пешергән өчпочмак❤️⠀
Бу фактны Артур да ассызыклый❤️ "Әнинеке сочный була" дип кенә куя??⠀
Әни янында рәхәт❤️ябыгып кына булмый? Чөнки әни сыйлый да сыйлый ????


Фирүзә:

 

Мин бәхетле!? Чөнки минем фәрештәдәй саф күңелле, беркайчан сынмас көчле рухлы, зирәк, акыллы ƏНИЕМ бар!? Йөзләреңдә җыерчыклар барлыкка килүенә һич кенә дә исең китмәсен, әнием!☝️ Чөнки ул һәрбер сыр, һәр җыерчык юктан гына барлыкка килгән әйберләр түгел!? Аларның һәрберсендә тормышыңның авыр, катлаулы вакыйгалары тирән эз калдырган: югалтулар, ачы күз яшьләре, без ике баланы үз җилкәңдә өстерәү газаплары, миллионлаган вак-төяк борчу-мәшәкатьләр, туасы көн өчен күңелеңнең тыныч булмавы һәм башкалар, һәм башкалар... Синең йөзең - синең көзгең, синең әллә ничә томлык тормыш китабың ? Ул китапны кеше мең тапкыр укыса да, синең хәлеңә керә дә, сине аңлый да алмаячак...? Чөнки андагы һәр тамга, һәр сүз катлаулы шифрлардан тора...☝️ Ул шифрларны без дә белеп бетермибез әле ?‍♀️


Беләсеңме, әнием?! Син менә шул әллә ничә томлык тормыш китабыңны шифрлау һәм йөзеңдәге елмаюың артына яшерә белүең белән бәхетле!☝️ Елмайганда, синең ул җыерчык, сырларың әллә кая китеп югала да куя!??? Һаман шулай елмайтып кына яшәтәсе иде сине, ƏНИЕМ!!!??


 

Чулпан:


10декабрь, 2018 - мин Әни булган көн.
Ул көн һәрбер хатын-кыз күңелендә аерым бер хатирә булып саклана. Мин дә кайберләрен язып үтим әле. "Хәзер кызым белән күрешәчәкмен" дигән уй белән операция бүлмәсенә кереп киттем. Чөнки срок ноябрь ахырына куелган булса да, кызыбыз ашыкмаган иде. Тыныч күңел, яхшы уйлар уйлап ятып, вакыт узганы сизелмәде дә.
"Үәәәәәә" дип кычкырып елап җибәргән тавышка күздән мөлдерәмә яшь ага башлады. Күкрәгемә кую белән шатлыклы күз яшьләре тагын да артты. Ул вакытта миннән дә бәхетлерәк кеше юк шикелле иде. Шул арада юындырып, киендереп яныма китереп салдылар. Әле күзе дә ачылып бетмәгән иде, ләкин шулай да аның күз төсе минекенә ошаган булачагына ышанган идем. Әй ул күзен ачканны көткән мизгелләр...
Уянып килгәндә сызык кына итеп бер миллисекундка ачып ала да, шуның белән бетте. Алай да озак көттермәде, ике көн була дигәндә шулай сызык кына ачып булса да карап тора башлады. Ий, аның тәмлелеге.
Шул әни булган көннән башланды да инде суынган аш, салкын чәй эчүләр) Сабыебыз бәхете өчен барысына да әзер, һәрнәрсәгә риза идем мин. Балалар өчен әниләрнең ничек кайгыртуларын, ничек каты яратканнары үзең әни булгач кына аңлыйсың икән шул. Бәхетле, сау-сәламәт булсыннар дөньядагы барлык балалар.
P.S. ә күз төсе барыбер минеке)


 

Ландыш Фазуллина:

#әниләрмарафоны2020 1 нче көн. Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән иң беренче зур бүләге ул - син, әнием! Гаять сабыр, тырыш, эшчән, туры сүзле, гадел. Ташны могҗизаи рәвештә тишеп үсеп чыккан гөлгә тиңлим сине. Тормыш сынауларына бирешмичә, сабыеңны берьялгызы үстергәнсең. Әле дә исемдә, төнге сменадан (21.00 дән соң) арып кайтыр идең. Ә мин кайтканыңны ул көннәрдә аеруча түземсезләнеп көтәр идем. Аяк тавышыңны ишетеп, җылы юрган астыннан сикереп торып, мизгел эчендә икенче якка йөгереп чыгып кочагыңа чумар идем. "Әнием, чәй эчәсең киләме? Әйдә, чәй ясыйм",- дип әйтер идем. Гәрчә чәйнекне газ плитәсенә куеп кайната да, чәй ясый белмәсәм дә. Ә бит әлеге сорауга: "Әнием, мин сине бииик сагындым, чәй эчикче, син ясаган чәй иң тәмлесе" дигән үтенеч яшеренгән. Син исә нәни кызчыгыңа карап елмаер идең дә, хәлдән тайган булсаң да, мине тәмләп чәй эчертер идең... Их, әни кочагына сыенып җылынган, иркәләнгән рәхәт чаклар!.. Аллаһка мең шөкер, синең йөрәк җылыңны тоеп яшәү - әйтеп бетергесез зур бәхет. Нигезебезнең сакчысы да син. Озак яшә, сәламәт бул, бәхетле бул, әнием!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әни марафон инстаграм әниләрмарафоны әниләрмарафоны2020 динара миннекәева пост әниләр турында