Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Әдәби марафон финалистлары яңа гаиләгә нигез салынуның шаһиты булдылар

15 май көнне УНИКС концертлар залы меңнән артык китап укучыны һәм ике дистәгә якын язучыны бергә очраштырды. Биредә #әдәбимарафон проекты финалистларын - татар әдәбиятын сөючеләрне бүләкләделәр.

1-21нче апрель көннәрендә үткәрелгән җиденче дөньякүләм марафонда Австралиядән (Аделаида), Башкортстан һәм Марий-Эл Республикаларыннан, Омск һәм Пермь өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Ижау, Сургут, Яңа Уренгой шәһәрләреннән дә катнашучылар булды.

 

Татнетны үстерү фонды Татарстан китап нәшрияты белән берлектә үткәрә торган әлеге проектта катнашучыларның саны бу кварталда 1100 дән артып китте. Алар 3000нән артык татарча әсәр укыдылар. Бу юлы марафон Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган иде.

 

Татар китапларын укучыларны котларга тантанага бик күп күренекле шәхесләр килде:

Алар арасында Римма Ратникова, Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Мәдинә Маликова, Ленар Шәех, Рафис Корбан, Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Хәбир Ибраһимов, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Галимуллина,  Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмова, Люция Әблеева, Зиннур Хөснияр, Рифат Сәлах, Эльвира Сафина, Газинур Морат, эшмәкәрләр Наилә Һидиятова, Ләвисә Фәттахова, Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Рөстәм Сәрвәров, җырчылар Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, Марат Галимов, Ранис Мусин, Ильяс Халиков, Йолдыз Шакирова, википедист-китапханәче Фәрхәд Фәткуллин бар иде.

 

Сәхнәдә сүз тоткан күренекле шәхесләр китап сөючеләрнең күплегенә соклануларын белдерделәр. Татар халкының гомер-гомергә мәърифәтле, китаплы халык булуын билгеләп үттеләр. Чара тагын да киң колач аласын дигән теләкләре белән уртаклаштылар.

 

Чара барышында автограф-сессияләр, танылган шәхесләр белән фотосессияләр оештырылды. Проект авторы Раил Гатауллин “Минем тормыш кыйммәтләре” дигән темага татарча тренинг үткәрде. Һәрбер финалист диплом белән бүләкләнде.

 

Чираттагы #әдәбимарафон быел тагын 15 нче июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 нче октябрь көннәрендә башланачак һәм 21 көн дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүматны #әдәбимарфон хэштегы буенча табарга мөмкин.

 

Нәрсә ул әдәби марафон?

Әдәби марафон - һәр кешедә файдалы гадәт - китап уку гадәтен формалаштыра торган проект. 21 көн дәвамында "марафончылар" татар әдәби әсәрләрен укыйлар һәм әлеге укылган әсәрләрдән иң кызыклы өлешләрне үзләренең ВКонтакте һәм инстаграм аккаунтларында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштыра баралар. 

 

Әдәби марафон  проекты кешеләрне шулай ук тайм-менеджментка (көн дә китап укырга вакыт табарга) өйрәтә, татарча дөрес сөйләм һәм хатасыз язу күнекмәләрен ныгыта, яңа фикердәш дуслар табарга мөмкинлек бирә (марафончылар өчен проект барышында аерым чат ясала һәм анда җанлы әңгәмәләр оештырыла).

Кызыклы фактлар:

  • Марафон 2017 елның сентябреннән үткәрелә башлады һәм һәр квартал саен оештырыла. (Дүртенче марафон мәктәп укучылары өчен генә оештырылган иде)
  • ВКонтакте челтәрендә #әдәбимарафон хэштегы белән куелган 37 меңнән артык язма бар. Мисал өчен, #татарча хэштегы белән 15меңнән артык, #татарлар хэштегы белән 16 меңнән артык язма бар.
  • Әдәби марафон проектында иң актив катнашкан районнар – Саба, Биектау.
  • 15 май халыкара гаилә көнендә әдәби марафончы Рөстәм Хәйруллин зур сәхнәдә үзенең яраткан кызы Лилиягә тәкъдим ясады һәм яшьләр гаилә корырга вәгъдәләштеләр.
  • Әдәби марафонның үз гимны бар. Аның сүзләрен Раил Гатауллин, көен Рөстәм Сәрвәров язган.

#ӘДӘБИМАРАФОНЧЫЛАР ГИМНЫ

Кулларыма китап алам да мин
Байлыгына телнең сокланам.
Китапка бит бөтен тормыш сыйган,
Бөтен дөнья анда тупланган!

Кушымта:
Кулларыма китап алып укыйм,
Шуннан ләззәтлерәк нәрсә бар?!
Мин - #әдәбимарафончы бүген,
Яшәсеннәр мәңге китаплар!!!

Туган телдә китап укулары
Сихәт бирә тәнгә, күңелгә.
Яхшы гадәт сеңеп калды миңа -
Китап укыйм менә бүген дә!

Кушымта: 
Кулларыма китап алып укыйм, 
Шуннан ләззәтлерәк нәрсә бар?! 
Мин - #әдәбимарафончы бүген, 
Яшәсеннәр мәңге китаплар!!!

Балаларым, оныкларым укый -
Туган телем озын гомерле.
Киләчәккә якты өметләр бар
Шушы бәхет була түгелме?

Кушымта: 
Кулларыма китап алып укыйм, 
Шуннан ләззәтлерәк нәрсә бар?! 
Мин - #әдәбимарафончы бүген, 
Яшәсеннәр мәңге китаплар!!!


Язманы Ләйлә Мирзаһитова әзерләде.

Раил Гатауллинның фотолары һәм материаллары, Ләбиб Леронның интернет сәхифәсеннән фотолар кулланылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X