Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

ИЛСӨЯ СУ ЭЧЕП ЯБЫГА

Җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль битендә әнә шундый кызыклы күзәтүләре белән уртаклаша.

"Телефонга сәгать саен « Су эч»,- дип искә төшерә торган программа куйдым. Башта ачу килә иде. Мин нишләптер суны бөтенләй яратмыйм. Тумыштан. Көненә бер тапкыр да эчмәскә мөмкинмен. Менә бер ай инде үземне көчләп, көненә 2 литр (нууу ярар инде...кайвакыт 1литр гына) су эчәм. Беркөн чынлап торып су эчәсе килгәнемне сиздем!!! Әйтәсе килгән сүзем шул: һәр эш тә авыр башлана! Спорт та шулай ук, диета да шулай ук. Хәтта көненә ике тапкыр теш чистарту гадәте дә. Кычкырып көлмәү, сүгенмәү... Башта үзеңне-үзең мәҗбүр итәсең. Аннан ияләшәсең. Аннан бу гадәткә керә! Тырышам инде мин үзе. Ничек кирәк икәнен точно беләм!!! Килеп кенә чыкмый".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев