Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гаилә тормышы: ун «табу», яисә рөхсәт ителми торган адымнар

Гаилә корып яши башлаганда без матур, юмарт, кеше хәленә керүчән, кайгыртучан булып күренергә тырышабыз.

Ә бер-беребезгә күнегә башлауга – иркенәябез. Һәм инде күңелгә хуш килмәстәй сыйфатларыбыз да ачыла башлый. Әйдәгез бүген  гаилә әгъзалары һәрвакыт истә тотарга тиешле «табулар» турында сөйләшик.

Чәчәк төшерелгән халат кимәскә!

«Хатын-кыз өйдә матур киенеп йөрергә тиеш» – психологларның бу турыда сөйләүдән туктаганы да юк, ә без инде затлы өй костюмнарын иске, әмма уңайлы халатларга алыштырып бетердек. Хикмәт хәтта халатның ямьсезлегендә дә түгел. Хикмәт безнең күңел халәтендә. «Өйдә ярамаган тагын, матурлык туйда гына кирәк» дип уйларга һич кенә дә ярамый! Шул ук вакытта тышкы кыяфәтне проблемага әйләндерүдән дә сакланыгыз. «Мин таза» дип көне буе сөйләнеп йөрүләр нинди сабыр ир-атны да туйдыра.

Татулашмыйча, йокларга ятмагыз!

Иртәгә карарбыз әле, дип бүгенге үпкәләрне иртәгәгә калдырырга ярамый. Теге я бу проблеманы әлбәттә иртәгәсен дә хәл итеп буладыр, әмма төне буе йоклый алмыйча әйләнгәләп ятасыгыз килмәсә, ирегез белән бүген үк аңлашыгыз. 

Җитди карарларны үзегез генә кабул итмәгез

Балалар белән бәйле мәшәкатьләрме бу, акча мәсьәләсеме, кибеттән әйбер сатып алумы – нинди дә булса нәтиҗәгә килгәнче, башта бу хакта уртага салып сөйләшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X