Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Дөнья яңалыклары

Робот та чаңгы шуа. Сыерлар көлә белә...

Ро­бот та чаң­гы шуа

Кы­тай­да чаң­гы шуа тор­ган ро­бот уй­лап тап­кан­нар. Аны Шан­хай уни­вер­си­те­ты ин­же­нер­ла­ры яса­ган­нар. Ро­бот­ның чаң­гы­га эләк­те­реп куя тор­ган дүрт ая­гы һәм чаң­гы та­як­ла­рын «то­та» тор­ган өс­тә­мә ике кул ке­бек нәр­сә­се бар. Ул се­кун­ды­на 10 метр хә­рә­кәт итәр­гә, бо­ры­лыр­га, марш­рут план­лаш­ты­рыр­га, оч­ра­ган кир­тә­ләр­не узар­га һәм ке­ше бе­лән хез­мәт­тәш­лек итәр­гә сә­ләт­ле икән.

Сы­ер­лар кө­лә бе­лә

АКШ­та Ка­ли­фор­ния уни­вер­си­те­ты га­лим­нә­ре кө­лү та­выш­ла­ры чы­га­ра ал­ган 65 төр хай­ван­ны ачык­ла­ган. При­ма­то­лог, ант­ро­по­ло­гия ка­фед­ра­сы ас­пи­ран­ты Са­ша Уи­инк­лер һәм про­фес­сор Грег Бра­йант хай­ван­нар уен ва­кы­тын­да чы­га­ра тор­ган та­выш сиг­нал­ла­рын өй­рән­гән­нәр. Кы­зык, төр­ле при­мат­лар, сы­ер­лар, эт­ләр, төл­ке­ләр, тю­лень­нәр, ман­густ­лар, кай­бер төр кош­лар, шул исәп­тән по­пу­гай­лар һәм са­ес­кан­нар кө­лә ала икән. Га­лим­нәр фи­ке­рен­чә, тик­ше­рү ке­ше­лек дөнь­я­сы­ның эво­лю­ци­я­сен ях­шы­рак аң­лар­га һәм кө­лү­не нык­лаб­рак өй­рә­нер­гә яр­дәм итә­чәк. Ме­нә бит!

Җи­де яшь­лек бло­гер

 Анас­та­сия Рад­зинс­кая дөнь­я­да иң күп хез­мәт ха­кы ала тор­ган ун бло­гер исем­ле­ге­нә кер­де. Анас­та­си­я­гә 7 ге­нә яшь. Ул баш­та Рос­си­я­дә яшә­гән, ан­на­ры га­и­лә­се бе­лән чит ил­гә кү­че­неп кит­кән. Ул  Like Nastya ка­на­лын алып ба­ра. 2021 ел­да Анас­та­сия 28 мил­ли­он дол­лар эш­лә­гән. Ул рей­тинг­та ал­тын­чы урын­да то­ра. Кыз ин­де өчен­че тап­кыр әле­ге исем­лек­кә ке­рә: 2019 ел­да өчен­че урын­да, 2020 ел­да җи­ден­че урын­да бул­ган.

Нас­тя­ның 100 мил­ли­он­га якын под­пис­чы­гы бар. 2021 ел­да аның ка­на­лын­да Хэл­лоу­ин­га кекс­лар би­зәү һәм дус­ла­ры бе­лән ва­кыт уз­ды­ру ту­рын­да­гы ви­де­о­ла­ры бик по­пу­ляр бул­ган.

Марс­та яшә­гән­нәр?!

Ко­ло­ра­до уни­вер­си­те­ты га­лим­нә­ре Кос­та-Ри­ка кү­лен­дә элег­рәк Марс­та яши ал­ган бак­те­ри­я­ләр тап­кан­нар. Күл кис­ло­та­лар һәм агу­лы ме­талл­лар­га бай, мон­да су тем­пе­ра­ту­ра­сы кай­нау нок­та­сы­на җи­тә. Бу урын – җир­дә яшәү өчен иң авыр урын.  Күл По­ас вул­ка­ны кра­те­рын­да ур­наш­кан. Тик­ше­ре­нү­че­ләр элек Марс пла­не­та­сы өс­ле­ген­дә сы­ек су бу­лыр­га мөм­кин дип фи­кер­ли­ләр.

Та­ныш бу­лы­гыз – Джо!

Анг­ли­я­дә яшәү­че 12 яшь­лек ма­лай­ның үзен­чә­лек­ле рә­сем­нә­рен кү­реп, Nike ком­па­ни­я­се үзе­нә эш­кә ал­ган. Мон­дый мөм­кин­лек та­ныл­ган рә­сам­нар­га да бик си­рәк та­тый. Джо Уэйл дүрт яшен­нән үк рә­сем ясый. Аңа биг­рәк тә мульт­фильм сти­лен­дә ясау ошый. Ма­лай да­и­ми рә­веш­тә яңа пер­со­наж­лар уй­лап та­ба. Ба­рын­нан да биг­рәк, аңа чит пла­не­та ке­ше­лә­рен, монст­рик­лар һәм төр­ле ри­зык­лар­ны су­рәт­ләү ошый.

9 яшен­дә Джо­га бе­рен­че зур за­каз тәкъ­дим ит­кән­нәр. Ул бер рес­то­ран­ның ди­вар­ла­рын рә­сем­нә­ре бе­лән би­зә­гән. 

Джо мас­тер-класс­лар уз­ды­ра, үзе­нең принт­ла­рын, кар­ти­на­ла­рын һәм үзе уй­лап тап­кан ди­зайн­лы ки­ем­нәр са­та. Ма­лай Аме­ри­ка­да­гы бер нәш­ри­ят чы­гар­ган өч ба­ла­лар ки­та­бы­на ил­люст­ра­ци­я­ләр дә яса­ган. Шу­лай ук Аме­ри­ка­да бик по­пу­ляр «Литл биг шотс» тап­шы­ру­ын­да да үзе­нең сә­ләт­лә­рен күр­сәт­кән. Бу без­дә­ге «Луч­ше всех!» тап­шы­руы ке­бек ин­де.

Ма­лай­ның та­лан­тын Кемб­ридж гер­цо­гы Уиль­ям һәм гер­цо­ги­ня­сы Кэт­рин да кү­реп ал­ган­нар, үз­лә­ре­нең твит­тер­ла­рын­да рәх­мәт­лә­рен бел­дер­гән­нәр. Джо алар­ның га­и­лә­сен по­езд­да сә­я­хәт ит­кән төс­ле су­рәт­лә­гән. 

Шпи­он

Кыс­ла­сы­ман­нар­ның миг­ра­ци­я­сен өй­рә­нү өчен ро­бот-краб  уй­лап тап­кан­нар. Авст­ра­лия га­лим­нә­ре бу ро­бот­ны кы­зыл краб­лар яны­на җи­бәр­гән­нәр. Ул нәкъ ме­нә краб­лар ке­бек хә­рә­кәт ит­кән. Шу­лай да үз саф­ла­рын­да «чит» икә­нен­ле­ген баш­ка­лар тиз си­зеп ал­ган­нар. Краб­лар ро­бот­ны сү­теп бе­тер­гән­нәр ди­яр­лек. Тик шпи­он­ның фай­да­сы ти­гән, ул краб­лар­ның миг­ра­ци­я­сен тө­ше­реп өл­гер­гән. Ме­нә шун­дый кы­зык тәҗ­ри­бә бул­ган бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев