25нче февральдән «Созвездие-Йолдызлык»XXII фестиваленең зона этаплары башлана. Проект апрель аенда Гала-концерт белән төгәлләнә, анда проект лауреатлары билгеле булачак.
Чаллының Орган залында бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган Iнче Халыкара шигьри-музыкаль фестивальнең дүртенче концерты үтте. «Шигырь һәм музыка» дип атала иде ул.