Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин - чын татар малае!

Галимҗан абыйның балалар өчен шәп шигырьләре.

МИН – ЧЫН ТАТАР МАЛАЕ!

Әйдәгез танышыйк:

Галимҗан — исемем.

Рас килә, ди әти,

Исемгә җисемем.

Чатнатып сөйләшәм

Үз ана телемдә.

Оялмыйм, курыкмыйм,

Мин бит үз илемдә!

Үземне Ватанны

Сакларга әзерлим;

Дөресен әйткәндә,

Күптәннән әзер мин!

Башымда чигүле,

Каюлы түбәтәй.

Догалар укырга

Өйрәтә дәү әти.

Әйткәнне көтмичә,

Әнигә булышам.

Яшермим, аз гына

Абыйдан калышам...

Тәүфыйклы булырга

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән мин!

АРИФМЕТИКА

Кечкенәдән, өч яшемнән,

Хисап фәнен яраттым.

Төгәл санап бирә идем

Ике атын пар атның.

Дүрт яшь тулганда, әнкәйнең

Биш шикәрен урладым.

Алуын алтыны алдым,

Берсен санап тормадым.

Көн дә кичен саный идем:

«Унөч егылдым, — диеп. —

Дүрт мәртәбә су коендым,

Дүрт батмый калдым», — диеп.

Җәй буена алты тапкыр

Туп тигән тәрәзәгә.

Бер елны биш тапкыр барды

Әнием күрәзәгә.

Сораган: «Тынгысыз бигрәк,

Кем булып үсәр икән?

Әле генә күлмәк алдым,

Күпмегә түзәр икән?»

Ун көнгә түзде ул күлмәк,

Мин яхшы саный беләм!

Күлгә барып, балык сөздек

Дүрт тапкыр абый белән.

Җиде яшьтә алфавитның

Бар хәрефен өйрәндем.

Унбиш яшьтә батыр калдым,

Егермедә өйләндем.

Көтүдәге бәрәннәрне

Әле дә саныйм төштә...

Югыйсә мин үстем инде —

Биш тапкыр сигез яшьтә!

МИН БЕЛГӘН МАЛАЙ

Мин белә-белгәннән бирле,

Бер малай яши бездә.

«Ничә яшьтә ул?» — дисезме,

Зур инде ул — сигездә!

Әллә ни усал да түгел,

Юаш та түгел алай.

Бик шәп тә, начар да түгел, —

Уртача гына малай.

Мактанчык түгел, болай да

Әйбәтлеген беләләр.

Урамга чыкса, малайлар

Шундук чабып киләләр.

Малайлар үз итә аны,

Кызлар да хөрмәт итә.

Һәрбер көнне күрше Алсу

Капка төбендә көтә.

Мәктәпкә бергә баралар

Һәм бергә утыралар.

Яннарында кызлар булса,

Малайлар батыр алар!

Бу малай да батырая,

Янында Алсу булса.

Төннәрен дә курыкмый ул,

Янында кемдер кунса.

Иртән торгач, аның белән

Очрашамын көн дә мин.

Әйтсәм, шундук беләчәксез,

Шуңа күрә «мин» димим...

«Пөхтә малай»

Мин бүген бик «пөхтә малай»,

Мин бүген шундый чиста,

Мин бүген шундый акыллы,

Мин бүген шундый оста!

Күпме генә уйнасам да

Тапланмады күлмәгем.

Егылсам да, бишмәтемнең

Өзмәдем бер элмәген.

Төймәләрем урынында,

Чалбарым ертылмады.

Кермәгән тишек калмады,

Төшмәгән яр калмады.

Елгада балык сөздем мин,

Ни генә кыланмадым.

Пычрандым инде дигәндә,

Пычранмый калам тагын.

Юешләнмәдем, күлендә

Йөзеп йөрсәм дә чыкның...

Чөнки мин бүген абыйның

Киемен киеп чыктым.

УЙЛАП АРДЫМ

Бүген иртән уяндым да

Озак уйланып яттым.

Уйлана торгач, бик матур,

Әйбәт уй уйлап таптым.

Нәрсә булыр икән, димен,

Әнигә ярдәм итсәм?

Җанга тигән ялкаулыкны

Бераз гына киметсәм?

Түшәгемне җыеп куйсам,

Иртән иртүк торуга.

Әйтмәс борын чыгып чапсам

Әбиемә даруга?

Казыбызның бәбкәләрен

Тилгәннән саклап йөрсәм?

Басудагы әтиемә

Аш илтергә өлгерсәм?

Кече энемне карасам,

Әнием эштә чакта?

Көлеп кенә торыр иде,

Йөртсәм аны кочакта.

Су сибеп чыксам гөлләргә,

Әнием әйтмәсә дә?

Утын кертсәм, су ташысам,

Тагын мең эш эшләсәм,

Бу эшләрне эшләгәндә,

Чалбарымны тишмәсәм...

Әйбәт булыр иде дә бит,

Бер бәлагә тардым мин:

«Ничек әйбәт булыйм?» — диеп

Уйлый-уйлый ардым мин!

ИХ, ҮСӘРГӘ!

Иртәнге кояш белән үк

Тышка чыгып йөгерәм.

Бар малайдан алда торып,

Мин үсәргә өлгерәм.

Күрше Азат бәп-бәләкәй,

Ул йокларга ярата.

Белмиләр — мин үсеп алам,

Ул йоклаган арада.

Кояш нуры яктысында

Мин шулай көн дә үсәм.

Арттыру булмас, кояш ул

Бик тә тылсымлы, дисәм.

Йөгергән чакта да үсәм,

Сикергәндә дә үсәм.

Егылганда да үсәм мин,

Шуңа еламыйм, түзәм.

Кычыткан чакса да үсәм,

Урманда йөргәндә дә.

Әрәмәлек уртасында

Күк елан күргәндә дә.

И малайлар, сезгә әйтәм:

Урамда тиз үсәсең.

Үтерепләр йокы килсә,

Анысына түзәсең.

Үскәч тә йоклап була ул,

Үскәч үсәсе юк ла!

Элек йокламаган өчен

Әйдә туйганчы йокла!

«Аша, үсәрсең, — ди әни, —

Ашасаң, — ди, — көч иңә».

Тик... би-и-ик акрын үсәм мин,

Һаман да шул кечкенә!

Зуп-зур булыр идем,

кайчак

Үсүдән туктамасам.

Их, бик шәп үсәр идем мин,

Төннәрен йокламасам!..

ӘТИЕМ

Очучы да түгел әти,

Көн саен күккә менә.

Берничә минутка түгел,

Бер көнгә — күпкә менә!

Әти көнләштереп йөри

Күктәге бар кошларны.

Җирдә дә ул кирәк кеше,

Әтисез бер эш бармый...

Карлы-буранлы көндә дә

Күк катыннан төшми ул.

Болытларга тиеп торган

Зур кранда эшли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев