Төп кунак - “Моабит дәфтәрләре”
Чаллының Орган залында бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган Iнче Халыкара шигьри-музыкаль фестивальнең дүртенче концерты үтте. «Шигырь һәм музыка» дип атала иде ул.
Чаллыда Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева, Елизаветта Малышева-Җәлил.
Чарага Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре шагыйрьнең иҗатына багышланган күргәзмә әзерләделәр. Алар арасында республика милли, тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивларыннан алып кайтылган күчермә экспонатлар: герой-шагыйрьнең автобиографиясе, язучылар берлегенә кабул итүләрен сорап язган гаризасы, сугыштан язылган хатлары бар иде. Шулай ук күргәзмәдә шагыйрьнең 1953, 1955, 1961нче елларда басылып чыккан шигырь җыентыклары урын алды. Тамашачыларда Әдәбият тарихы музее мөдире Роза Хәмидуллина тарафыннан 1989нче елны Волхов фронты “Үлем үзәнлеге”ннән алып кайтылган экспонатлар кызыксыну уятты. Кичә дәвамында һәркемнең солдат медальоны, каска, снарядлар, пулялар, көнкүреш әйберләре һәм тетрәндергеч фотосурәтләр белән танышу мөмкинлеге булды. Күргәзмә-экспозицияне музыка астында эшләнгән видеопрезентация озата барды.
Фестиваль Татарстан Республикасы Хөкүмәте, “Арт – линия” сәнгатькә ярдәм фонды белән берлектә үткәрелде. Сәнгать җитәкчесе – Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева, Мәскәү шәһәренең Гнессиных исемендәге урта махсус музыка мәктәбе мөгаллимәсе. Фестивальдә күпсанлы халыкара һәм төбәкара бәйге җиңүчеләре, фондның стипендиатлары, шәһәребезнең төрле милләт балалары һәм яшүсмерләре катнашты. Муса Җәлилнең шигырьләрен әзербайжан, татар, рус һ.б. телләрдә Ләйлә Низамова, Тамерлан Закирҗанов, Зөһрә һәм Нурлан Исмаилов, Амелия Нотфуллина, Милана Кочнева, Әлфиназ Бадретдинова, Илназ Якупов, Вахит Кәримов яңгыраттылар. Һәр шигьри чыгышлар төрле музыка кораллары уйнавы белән үрелеп барды. Шагыйрьнең оныкчыгы Чехия, Испания, Америка, Россия һәм башка күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреаты, Владимир Спиваковның хәйрия фонды стипендиаты Елизаветта Малышева-Җәлил скрипкада Ян Сибелиусның “Ноктюрн”ын башкарды.
Муса Җәлилнең шигырьләре дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителгән. Мәскәү шәһәренең Мигель Фернандес исемендәге 2123-нче мәктәпнең талантлы укучысы Ульяна Федоринина ун шигырен испан теленә тәрҗемә итә һәм китап итеп бастырып чыгара. Әдәбият тарихы музеена ул үзенең кулътамгасы белән китабын бүләк итте. Ульяна, фестивальне югары дәрәҗәдә алып баруы, шуңа өстәп герой-шагыйрьнең “Ялгыз учак”, “Соңгы җыр”, “Кыз җыры” шигырьләрен рус һәм испан телләрендә яңгыратып тамашачы күңелен яулады.
Кичәдә шәһәр халкы өчен тагын бер мөһим вакыйга булды. Монда барлык халык хозурына Муса Җәлилнең татар әдәбиятында кабатланмас урын алып торган мирасын “Моабит дәфтәрләре” тәкъдир ителде. Экспонатны Казан шәһәреннән Муса Җәлилнең музей-фатиры мөдире Фәттахова Нәзирә Газиз кызы алып килде һәм тамашачыны дәфтәрләрнең тарихы белән таныштырды. Чаллылар ”Моабит дәфтәрләре”н чара барышында якыннан күрү бәхетенә иреште.
Фестивальнең йомгаклау концерты 23нче февраль көнне Мәскәү шәһәрендә үтәчәк. Гала-концертның Ватанны саклаучылар көнендә узуы символик мәгънәгә ия. Фестиваль символы буларак, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил образы балалар һәм яшүсмерләрдә патриотик тәрбия бирүгә һәм гражданлык позициясен формалаштыруга хезмәт итми калмас.
Шәһәребездә узган вакыйга һәркемнең күңелендә зур урын алды, якты, хисләр уятты. Муса Җәлилнең оныгы Татьянаның һәм оныкчыклары Михаил һәм Елизаветтаның бабалары иҗатына музыка сәнгате аша, үз өлешләрен кертеп, баетулары өчен горурлык хисләре кичердек. Шагыйрьнең оныгы һәм оныкчыгы китапханә хезмәткәрләренә эчтәлекле күргәзмә өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Акйолдыз ЯНМУРЗИНА, Чаллы шәһәре, Әдәбият тарихы музее хезмәткәре.
ФОТОЛАР
- Сулдан уңга: Акйолдыз Янмурзина, Ульяна Федоринина, Роза Хәмидуллина, Нәзирә Фәттахова, Нурлан Исмаилов;
- Зөһрә һәм Нурлан Исмаиловлар;
- Нурлан Исмаилов
- Күргәзмә
- Сулдан уңга: Нәзирә Фәттахова, Акйолдыз Янмурзина, Елизаветта Малышева-Җәлил, Татьяна Малышева, Роза Хәмидуллина.
- Сулдан уңга: Роза Хәмидуллина, Нәзирә Фәттахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев