Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Шимбә көнне мәктәпләрдә саф һавада чаралар үтәчәк

Ялларда мәгариф оешмаларында генераль җыештыру һәм бактерицид лампалар ярдәмендә зарарсызландыру уздырыла.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә шимбә көнне саф һавада чаралар үткәрергә тәкъдим итте.

«Һәр шимбәдә республика мәктәпләрендә чараларны сыйныфларда түгел, ә саф һавада — мәктәп яны территориясендә спорт, мәдәни-танып белү акцияләре үткәрергә тәкъдим ителә. Һәр мәктәп балаларны эш белән тәэмин итү форматын сайлый», диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Ялларда мәгариф оешмаларында генераль җыештыру һәм бактерицид лампалар ярдәмендә зарарсызландыру уздырыла.

Моннан тыш, укучылар һәм укытучылар мәктәпләрдә иртәнге медицина фильтры уза. Бүген 553 укучының температурасы булу сәбәпле, алар дәрескә кертелмәде. Грипп һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) аркасында 96 мәктәптә сыйныфлар карантинга җибәрелгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/science/11-02-2022/m-garif-ministrlygy-m-kt-pl-rg-shimb-saf-avada-charalar-tk-rerg-t-k-dim-itte-5849137

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев