Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Бөек математик»

Математика буенча үткәрелгән олимпиада­ларда Идрис беренчелекне бирми. Аның ба­шы — компьютер.

Малайның әлеге сәләтенә һәркем шакката. Мәсәлән, өч урынлы санга өч урынлы санны күңелдән тапкырлау Идрис өчен майлы коймак ашау белән бер. Квадрат тамыр алу, пропорция төзү ише нәрсәләрне дә күңелдән генә исәпли ала ул. Талант тек талант инде менә! Беркөнне физика дәресендә укытучы абый­лары Җирдән Айга кадәр 384 400 чакрым дигән иде, Идрис шундук телен шартлатты:

— Минем абыйның «опел»е йөз алтмыш көн дә дүрт сәгать барыр иде! Диманың әтисе «Москвич»та ике йөз көн... Ә Фәниянең апасы трам­вай белән...

Кыскасы, малай Айга нинди транспорт ничә көн баруын ике минут дигәндә санап та чыкты. Физика укытучысының күзе маңгаена менде!

Биология дәресендә Идрис үзенең уң кулын­да ничә күзәнәк булуын исәпләп чыгарды.

Класс җитәкчеләре Камәрия апаның туган көненә бүләк алу мәсьәләсе килеп баскач та, «Бөек математик»ның «компьютер башы» нык булышты. Теш пастасы, шампунь, сөлге, хушбуй ише нәрсәләр шыплап тутырылган набор-пакет алмакчы иде алар. Идрис тиз арада һәр вак-төяк әйбернең бәясен белешеп, шуларның суммасын исәпләп чыгарды — баксаң, шул ук әйберләрне аерым-аерым сатып алсаң 1 сум 78 тиенгә арзангарак төшә икән!

— Әле тагын менә бусына да игътибар ите­гез! — дип хәйләкәр генә елмайды ул классташ­ларына.— Теш пастасының 75 граммлысы ун тәңкә тора, ә 50 граммлысы — 7 сум 30 тиен. Димәк, кайсын алу отышлырак?..

Берәү дә әйтә алмады. Бизнесмен малае Аль­берт кына, күзләрен челт-мелт китереп:

— «Блендамед» алу отышлырак! Ул кариесны булдырмый! —дип куйды.

Ә бүген... бүген Идрис классташ кызы Илсөяр белән кинода утыра. Илсөярнең кулында Идрис алып биргән туңдырма. Экранда үзәк өзгеч тавыш белән мәшһүр һинд актеры җырлый. Кыз онытылып шуны күзәтә. Идриснең башында исә бүтән нәрсә. «Туңдырманы сатып алганда хата җибәрдем,— дип борчыла ул.— Стаканлысы 120 грамм, майлылыгы да 2,5 процент кына. Ваф-лилысы үзе арзан, граммы да артыграк, майлы­лыгы 3 процент. Соңгысын аласы калган да бит...»

Шулчак Илсөяр аның беләгенә кагылды:

— Әннекәйгенәм! Әллә Джиммины үтерәләр инде?!

— Үтерсәләр соң...— дип мыгырданды малай битараф кына. «Ике кешелек кино билеты йөз тәңкә, «Танцор диско»ның видеокассетасы да шул ук бәя,— дип борчылды ул.— Кинотеатрда бер карыйсың да бетте, ә «видик»ны күпме телисең әйләндерергә була...»

— Бүтән җырламас инде...— диде Илсөяр, яшьле күзләрен экранга төбәп.

— Җырлар әле...— дип мыгырданды Идрис. Ә үзенең башында өр-яңа уй бөтерелде: «Илсөяр Ленин проспектында яши, аны озату өчен, ике төрле транспортка утырырга, икебез өчен дә түләргә кирәк. Үзебезнең йортта яшәүче Светаны чакырган булсам, утыз сум янга калыр иде... Тукта, ә нигә мин Илсөярне озатырга тиеш соң әле ? Үзе генә кайтса кырык сум янга кала лабаса!..» Идрис, әкрен генә торып, караңгы залдан кармалана-кармалана үтеп, «выход» дигән яшь­келт язуга атлады. Джимми белән хисләнеп утырган классташ кызы аның чыгып киткәнен абайламады да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев