Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Блогерлар да китап укый

Газетабызның бер санында «Интернетмы, китапмы?» дигән язма чыккан иде. Әлмәттән Диана Фәрхетдинова бу темага үз фикерләре белән бүлешергә тели.

Менә әлеге язма ► Интернетмы, китапмы? 

Безнең заман – интернет заманы һәм бу фактның яхшы һәм начар яклары бар. Интернет – ул бик күп мөмкинлекләр дөньясы. Ләкин әкрен генә язма басмаларны бетерүче нәрсә. Күбесе хәзерге вакытта китапның нәрсә икәнен онытып баралар, киләчәктә кешеләр язарга да онытырлар дип әйтәләр, куркыныч...

Ләкин китап сөючеләр әле бар! Алар күп тә диясем килә! Әйе, яшүсмерләр күбесе телефонда, ләкин барысын да телефон әлегә ашап бетермәде. Күбесенең күңелләрендә бәләкәй чакларыннан китапка ярату хисе формалашкан һәм шул хис барыбер үсеп барачак. Ул, кечкенә генә ут сыман, кешенең күңелен яктыртып торачак һәм шул яктылык кешене китапларга тартадыр.

Ә инде электрон китапларны алсак, минем өчен ул бик уңайсыз ысул, чөнки, беренчедән, күзләр тиз ара һәм начар күрә башлый. Икенчедән, кем яңа китап исен иснәргә яратмый? Аны ачып, табигатьтә, тынычлыкта, комачауламый торган җирдә укып утыру – шатлык! Өченчедән, китапны зарядкага куярга кирәкми һәм аның турында онытып булмый, күз алдында торса, вакыт табып, утырып укыйсың.

Бик шатландыра торган факт: хәзер кайбер блогерлар да китап укый башладылар, исемлекләр төзиләр. Блогерларны бик күп балалар һәм яшүсмерләр карый, алардан үрнәк алып тора, шуңа күрә балалар да укый башлар дип өметләнәм.

Ә инде татар әдәбиятын үстерергә «Әдәби марафон» да ярдәм итә. Анда теләгән һәркем катнаша ала!

Китаплар хәзерге вакытта чиксез күп. Кайсын телисең, кайсы ошый, күңелеңә кайсы якын тоела – шунысын аласың! Мин үзем психология, фантастика, хоррор яратам. Татар китапларын шәһәремнең үзәк китапханәсеннән алам, ә яңа китаплар алыр өчен Казанга барганда «Татарстан китап нәшрияты»на керәм (бу китап ләззәте, гадәттә, елга бер-ике тапкыр була). Әйдәгез, рухи дөньябызны китап укып баетыйк!

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре.


Диана белән кызыклы әңгәмә ► Диананың бай дөньясы

Безнең Әлмәткә сәяхәтебез турында ► Менә нинди алар – Әлмәтлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Диана!