Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Интернетмы, китапмы?

Киләчәктә интернет китапны да, газет-журналны да тулысынча алыштырырмы, юкмы?

Кешеләр кайчан да булса туярлар...

Минемчә, якын киләчәктә интернет китапны да, газет-журналны да тулысынча алыштыра алмас шикелле тоела. Беренчедән, яшьләр интернетта утырса да, уртача яшьтәге кешеләр, әбиләр, бабайлар әле барыбер газета-журналлар укыйлар. Икенчедән, интернеттагы информациянең барысын да дөрес дип әйтеп тә булмый. Өченчедән, интернетта утыру китап яки гәҗит укуга караганда зыянлырак, чөнки бертуктаусыз экранга текәлеп утыру күзне ардыра. Киләчәктә зыянсыз экраннар пәйда булса да, кешеләр китап-гәҗит укудан туярлар иде, минемчә.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы,

 

Киләчәктә «чын» мәгълүмат чаралары онытылырга мөмкин

Хәзер без үзебезнең тормышны телефон, социаль челтәрләр һәм интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.

Шулай ук хәзерге вакытта интернет язмалар да киң популярлык казанды. Һәм шушы язмалар, кызганычка каршы, акрынлап газета-журналларны алмаштыра. Киләчәктә кешеләр бөтенләй «чын» мәгълүмат чараларын оныта ала. Ә менә ни өчен шулай икән соң ул? Хәзер бу сорауга җавап итеп берничә мисал китереп карыйм.

Беренчедән, интернет язмалардан яңалыкларны бушка укып була.

Икенчедән, хәзер кеше үзенең телефонын һәрчак үзе белән йөртә һәм кирәкле мәгълүмат һаман аның белән бергә йөри.

Өченчедән, телефоннан уку журналларга караганда җиңелрәк.

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе.

 

Минем кебек укучылар бетмәячәк!

Интернет көннән-көн тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелеп бара. Интернет аша акча эшләргә, жаның ни тели, шуны сатып алырга, фильмнар hәм сериаллар карарга, шулай ук электрон китаплар hәм яңалыклар укырга була. «Интернет экренләп басма китап, газета hәм журналларны кысрыклап чыгарыр микән?» дигән курку да яши. Чөнки кеше интернетта көнгә якынча 6 сәгать вакытын уздыра. Үзенә кирәкле мәгълүматны шуннан ала, газета, китап укырга вакыт та калмый кебек.

Әмма мин ышанам әле: минем кебек кәгазь китап яратучылар, газета-журнал укучылар бетмәячәк!

Төсле рәсемнәрен карый-карый, кечкенә энем дә китаплар укыта. Интернет бар җирдә дә тотмаска да мөмкин. Ә яздырып алган газета-журналлар, җил-яңгырга карамый, өебезгә килеп тора. Китап уку – үзе бер ләззәт бит ул!

Шуңа күрә дә хәзерге заман белән бергә атлаучы газета-журналларның озын гомерле булуын теләп калам.

Азилә Сираҗиева, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия.

 

Тулыландырып торырлар

Китап – бер, ә интернет бөтенләй башка нәрсә ул. «Пәри – башка, җен башка» дигән шикелле. Китап – культураның бик борынгы төре, шуны онытмаска кирәк. Ә интернетның гомере шактый кыска әле. Шуңа күрә алар бер-берсен тулыландырып торырлар дип уйлыйм. Укырга яратучыларның кайберләре электрон китап сайлар, кемнәрдер кәгазь китапны үз итәр. Мин үзем өйдә булганда кәгазь китаплар укыйм, каядыр барганда телефоннан укый алам.

Зәлинә Җамалиева, Чаллы шәһәре,  2нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X