Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Бер-беребезне сөендереп яшик!

Тагын бер ел үтеп китте. Француз язучысы Альфонс Доде сүзләре белән әйтсәк: «Көннәр шундый озын, еллар шундый кыска...».

Хәер, бик тиз үткән кебек тоелса да, күңелле, истә калырлык вакыйгалар да, сынаулар да хәйран күп булган икән быел безнең тормышта.

Пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, без «Көмеш кыңгырау» газетасының һәр санын сезнең күңелгә ошарлык итеп чыгарырга тырыштык. Быелгы елны газета өчен эзләнүләр елы дип тә атарга буладыр – дизайнына да, эчтәлегенә дә кызыклы үзгәрешләр керткәнбездер дип ышанабыз. Ә иң мөһиме, шулай да, сезнең белән дуслыгыбыз ныгу булгандыр. Газетаның һәр санында кызыклы фикерләре, оригиналь язмалары белән бүлешүче малайлар-кызлар саны күпкә артты бит быел! «Көмеш кыңгырау»да һәм  газетаның рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә оештырылган күп санлы бәйгеләр турында исә без сәгатьләр буе да сөйли алыр идек! Сезнең бу бәйгеләргә игътибарлы булуыгыз, катнашырга атлыгып торуыгыз безнең өчен, чыннан да, зур сөенеч булды. Кыскасы, бер-беребезне сөендереп яшәдек без! Алга таба да шулай яшәргә язсын!

Мин, коллективыбыз исеменнән, барыгызны да 2021 ел белән тәбрик итәм! Бу елның сезгә бик күп бишлеләр, лаеклы җиңүләр һәм ышанычлы дуслар алып килүен телим!

Ихтирам белән, газетаның баш мөхәррире Ризидә Гасыймова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев