Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Балалар өчен "Бану маҗаралары" китабы быел көз басылып чыгачак

"Бану маҗаралары" китабын бастыру чыгымнарының яртысын чит илдән бер татар эшкуары капларга тәкъдим иткән. Бу турыда автор Лилия Исхакова хәбәр итә.

Сайтыбызда язган менә бу һәм бу язмаларның дәвамы.

Исегезгә төшерәбез, Лилия Исхакова балалар өчен татар телендә китап чыгару өчен краудфандинг ысулы белән фикердәшләр эзли, дип язган идек. 23 июньдә краудфанд тәмамланды.

Бу турыда Лилия ханым социаль челтәрдә болай дип язган:

 «Краудфанд яңалыклары. 

Дуслар, "Бану маҗаралары" китабы краудфанды бу атна башында уңышлы тәмамланды! ⠀

Планета платформасында кирәкле микъдарның яртысы җыелды. Платформа аша ярдәм күрсәткән, заказлар ясаган һәр кешегә мин рәхмәт әйтәмен. Эшләрегез уң булсын, сезләргә дә терәк булучылар күбәйсен, гел булып торсын. ⠀

Җыелмый калган 50%ка килгәндә исә, аны чит илдән бер татар эшкуары капларга тәкъдим итте. Бу минем өчен чын могҗизага тиң булды. Ходай риза булсын үзеннән. ⠀

Шулай итеп, китапка дигән бюджет әзер, шөкер. Һичшиксез, бу минем өчен ӨР-ЯҢА тәҗрибә булды. Ул миңа бик күп әйбер өйрәтте. ⠀

Хәзерге вакытта китапның рәсемнәре ясала, тексты өстендә эш бара. Мин инде көзне зарыгып көтәм: тагын бер "кызым", Бануым туасы кебек хис итәм үземне. Рәхмәтем чиксез.»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев