Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Нәрсә ул краудфандинг яки ничек итеп балалар өчен татар китабы чыгаруга үз өлешеңне кертергә

7нче июнь - Россиядә краудфандинг көне. Бу яңа дата 2012 елның 7нче июнендә Россиядә беренче краудфандинг сервисы – Planeta.ru сайты эшли башлауга багышланган.

Краудфандинг (Crowd funding) инглиз теленнән кергән сүз, сrowd — «халык», funding — «финанслау». Бу халыкның бергә җыелып нинди дә булса проектны интернет сервис аша финанславы, ягъни аны тормышка ашыруга акчалата ярдәм итүе дигән сүз. 

Бу акчалата ярдәм төрле өлкәләргә караган булырга мөмкин: бәла-казада зыян күргәннәргә, ниндидер проектны тормышка ашыру өчен яки хәйрия акциясе буларак.

Мәсәлән, былтыр Австралиядә яшәүче җырчы Зуля Камалова шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның "Алты көн ярату" шигъри циклына җырлар язып, альбом чыгарыр өчен краудфандинг ысулы белән акча җыйган иде.

https://vk.com/zulya_official

Шулай ук, быел апрель аенда Казан федераль университеты аспиранты Лилия Исхакова балалар өчен татар телендә китап чыгару өчен краудфандинг ысулы белән фикердәшләр эзли башлады.

Китапның исеме - «Бану һәм чыпчык». Ул «Бану маҗаралары» дигән китаплар сериясенең беренчесе булачак. Бу  китаплар сериясе Бануның сәяхәтләре, маҗаралары, дөньяны танып-белергә өйрәнүе, беренче нәтиҗәләренә багышланган булачак. 

«Китап уку безнең гаилә өчен иң яраткан файдалы вакыт үткәрү чарасы. Китаплар ярдәмендә балалар фикерләргә һәм аралашырга өйрәнә. 

Хәезрге вакытта гади һәм аңлаешлы балалар прозасы аз. Шунлыктан китап язу идеясе туды. Минем әзер хикәяләрем бар инде, аларны балалар өчен татар китабы итеп берләштереп булыр иде. 

Автор бер нәшрият белән килешү төзегән инде, хәзер рәссам-иллюстратор эзли.

«Минем татарча китап укуга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлдерәсем, бу эшкә үз өлешемне кертәсем килә. Китап уку – текстта язылганнарны аңлау гына түгел, кешене кеше итә торган гамәл, тиңсез байлык», - ди Лилия Исхакова.

«Бану һәм чыпчык» китабы каты тышлыкта 2 яшьтән зуррак балалар өчен 1000 данә тираж белән чыгар дип көтелә. Краудфандинг ысулы белән автор 230 мең сумнан артык акча җыярга өметләнә. Бу акчалар китапны китапны версткалау, бастыру өчен, мөхәррирләргә, рәссамга һәм салымнарны түләр өчен тотылачак.

Проектка ярдәм итү ссылка буенча. Проект 23нче июнь көнне тәмамлана.


 https://vprazdniki.com https://media.kpfu.ru/ материаллары кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев