Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

21 ноябрь - телевидение көне

21 ноябрь Бөтендөнья телевидение көне буларак билгеләп үтелә. Кеше акылы тудырган могҗизаларның берсе ул телевидение.

Ничек туа соң бу могҗиза? Телевизордагы сурәт  электрон-нурлы көпшә экранында – кинескопта  барлыкка килә. Экранның эчке ягындагы юлларны   электроннар бәйләме – электрон нур төшерә. Кинескоп экраны эчке яктан юка гына махсус матдә – люминофор катлавы белән капланган. Әгәр дә аңа нечкә генә электроннар бәйләме төшсә, ул яктыра. Электрон нур люминофорның бер өлешен  яктырта да күрше участокка күчә. Беренче участок сүнә дә күрше участок яктыра башлый. Ләкин кеше күзе моның барысын да күреп бетерергә өлгерми, чөнки нур телевизор экранында бик тиз - секундка 25 тапкыр күчә.

Телевидение юлы белән  тапшырылган иң беренче  дөньякүләм  чара Берлин шәһәрендә 1936 нчы елда узган. Бу вакытта Җәйге  Олимпия уеннары уза һәм аны 200 ләп зур театрдан меңләгән  халык күзәтә.

Россия каналлары арасында иң популяр канал – «Беренче канал», ул 1951  елда эшли  башлый һәм аудиториянең 98, 8 процентын  үзенә җәлеп итеп тора. Ә иң «карт»  телеканал – Санкт-Петербургның «Бишенче каналы», ул тапшыруларын 1938 елда башлый.

Казан  телевидение студиясе 1959 нчы елда беренче тапшыруларын башлап җибәрә, 1980 елга кадәр ул аклы-каралы була.

Күптән  түгел балалар өчен татар телендә тәүлек буе 20 дән артык тапшыру күрсәтәчәк Шаян ТВ эшли башлады.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев