15нче ноябрь көнне Чаллы шәһәренең 12нче санлы туган якны һәм татар әдәбиятын өйрәнү китапханәсендә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты, “Почет Билгесе “ ордены кавалеры, Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара Почетлы диплом иясе, Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган «Шәвәли маҗаралары» конкурсын йомгаклау кичәсе узды.