Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Гашыйклар көнендә валентинка бүләк итәргәме-юкмы? (тест)

Изге Валентин көнендә үзең ошатып йөргән егеткә яки кызга хисләреңне белдерү гадәте бар. Моны эшләргә вакыт җиткәнме әллә инде иртәрәкме дип икеләнүчеләргә бер тест тәкъдим итәбез.

1. Сез кайчаннан бирле таныш

А) «Хан заманыннан бирле»;

Б) «Беренче класстан бирле таныш, тик соңгы арада гына ныклап аралаша башладык әле»;

В) «Менә ике атна элек кенә көчкә исәнләшә башладык»;

Г) «Берничә ай элек кенә таныш, тик гомер буе бер-беребезне белгәнбез кебек тоела!».

 

2. Ул сиңа ничә мәртәбә шалтыратты?

А) «Миллион тапкыр. Ул миңа көненә егермешәр мәртәбә шалтыратып урамга чакыра»;

Б) «Бер-ике тапкыр шалтыратып өй эшен сорады»;

В) «Ул минем телефон номерымны да белми!»;

Г) «Күп тапкыр, санаганым да юк. Хәерле иртә яки тыныч йокы теләргә дә шалтырата».

 

3. Егетеңнең әтисе ни исемле?

А) «Марат Галиевич. Әнисе – Әлфия Бариевна. Ә әбисе – Гөлҗамал Габдулхаевна. Песиләренең исеме Актәпи»;

Б) «"М" хәрефенә башлана бугай»;

В) «Каян белим мин аны?»;

Г) «Хәзер шалтыратып сорыйм да җавап бирермен».

 

4. Ул сиңа ничек дип эндәшә:

А) «Алсушка (Ләйсәнчик…)»;

Б) «Исемем белән»;

В) «Исемем белән эндәшмәскә тырыша»;

Г) «Фәрештәм минем, бәләкәчем, песием...».

 

5. Син аның янына чыкканда ничек киенәсең:

А) «Гадәттәгечә»;

Б) «Чиста-пөхтә һәм зәвык белән»;

В) «Игътибар иттерелек итеп!»;

Г) «Егетем ничек ярата, шулай. Ул миңа нәрсә килешкәнен үзе әйтә».

6. Аның сиңа берәр нәрсә бүләк иткәне бармы?

А) «Футбол уйнаганда пас бирү бүләккә саналамы ул?»

Б) «Бервакыт ул миңа өй эшен күчертте. Дөрес, ул вакыт-вакыт бөтен класссташларга шундый бүләк ясый”;

В) «Бервакыт ул чипсы ашаганда минем белән бүлеште. Моны бүләк дип атап буламы?»

Г) «Әлбәттә! Ул миңа гел нинди дә булса бүләк ясый, берәр бизәнү әйберсе яки чәчәк...».

 

7. Әгәр дә сез әкият геройлары булсагыз, кем булыр идегез?

А) «Лиса Алиса һәм Кот Базилио. Без гел бергә шуклыклар кылып йөрибез»;

Б) «Рон Уизли һәм Гермиона Гренджер. Алар да безнең кебек бер-берсен ошатуларын белдерә алмыйча йөриләр»;

В) «Без бары тик мәктәп укучылары гына. Үзебезне ниндидер әкият геройлары итеп күзаллый алмыйм»;

Г) «Әлбәттә инде, Белла Свон белән Эдвард Каллен :). Без бер-беребезне ошатуыбызны күптән аңладык!».

 

8. Әгәр син аны бер атна күрмәсәң…

А) «…күңелсез. Ә футболны кем белән уйнарга алайса?»;

Б) «…куркам. Дәрестә кемнән күчерергә миңа?»;

В) «…моңсу. Очраклы гына берәр җирдә очрашсак та миңа рәхәт»;

Г) «Борчылам! Әгәр егетем авырый калса, мин аңа көненә йөз тапкыр шалтыратам!».

 

9. 14 февральне ничек үткәрәсең...

А) «Берничек тә түгел. Бу гашыйклар бәйрәме. Ә мин үземнең кемнеңдер пары дип уйламыйм»;

Б) «Романтик хыяллар эчендә. Шигырьләр укып аның турында хыялланам...»;

В) «Үткән елгы кебек: валентинкалар ясыйм һәм барлык дусларыма бүләк итәм»;

Г) «Егетем белән!»

 

10. Син гашыйклар көнен ни өчен көтәсең...

А) «…бүтәннәрнең бер-берсенә валентинкалар биргәнен карар өчен»;

Б) «…могҗиза булып Ул миң дуслык тәкъдим итмәс микән дип»;

В) «…бәлки миңа кемдер валентинка бүләк итәр дип»;

Г) «…ошатып йөргән егетем белән бәйрәм итәр өчен!»

Ә хәзер нинди хәреф күбрәк җыелганын санап кара…

“А” күбрәк: сез – гади дуслар

Сез бик яхшы дуслар. Тукта! Син бу тестны ни өчен үттең соң? Син аңа бары тик дуска караган кебек кенә карыйсың. Яки син сорауларга бик үк чын күңелдән җавап бирмәгәнсең. Тестны яңадан үтеп кара, яисә исеңә төшер, якын дустыңа кайчаннан бирле син яраткан кешеңә караган кебек карый башладың.

 

Валентинка бирергәме? Бары тик син бөтен танышларыңа да валентинка бирә торган булсаң гына.

 

«Б» күбрәк: сезнең аралар җылынмаган әле

Бәлки беренче адым ясап син дус егетеңә эшне җиңеләйтерсең. Ә икенче яктан караганда, ул үзен нейтраль тота, син дә әле хисләреңне аңлап бетермәгәнсең.

 

Валентинка бирергәме? Ниндидер нейтраль котлау язылган открытка бүләк итәргә була. Тик бөтен серләреңне ачып бетермә. Бәлки яз көне ул үзе сиңа хисләрен аңлатыр?

 

«В» күбрәк: ачыкланмаган мөнәсәбәтләр

Сез әле бик аз таныш, шуңа күрә сезнең арада мөнәсәбәтләр бар дип әйтеп булмый. Син аны бераз яхшырак белгәч сез туры киләсезме юкмы икәне үзеннән үзе аңлашылыр.

 

Валентинка бирергәме? Бирергә мөмкин. Бәләкәй генә сюрприз бөтен кешегә дә ошый торган әйбер.

 

«Г» күбрәк – берсүзсез аңлашу!

Сез бер-берегезне бик яхшы аңлыйсыз. Шундый матур мөнәсәбәтләрегезне саклагыз.

 

Валентинка бирергәме? Әлбәттә!

 

Әгәр бөтен хәрефләр дә тигез булса, тестны тагын бер үтеп карарга киңәш итәбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызык, рәхмәт