Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи (бәйгегә Мәрьям Ибраһимова)

Бәйгегә Казаннан Мәрьям Ибраһимова җибәргән әкият.

Әкиятнең башламы һәм бәйгенең шартлары

Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. (Татар халык мәкале)

Куян белән Куянбикә имәнлектәге элмә тактага белдерү язып элеп өйгә кайттылар. Элмә тактада Куянсылуга кем дөрес итеп тәрбия нигезләрен бирергә алыначак, шуңа аның әти-әнисеннән бүләкләр булыр дип игълан ителде. Ошбу имәнлектәге элмә тактага иң беренче булып бүре игътибар итте.

Әйтергә кирәк, безнең әкиятебез татарча булганга күрә, бүребез дә башка халыкларның әкиятләрендәге сыман, явыз, усал түгел, ә олы яшьтәге, саф күңелле, акыллы, шәфкатьле булачак. Кыскасы, ул тискәре герой түгел. Аны урмандагы төрле җәнлекләр хөрмәт итәләр иде. Бүре Куянсылуны тәрбияләр өчен ярдәмгә төлкене дә чакырды. Әкиятебездә ул да уңай герой булачак. Төлкебез хәйләкәр, ялганчы түгел, ә киресенчә, бик мәрхәмәтле.

Бүре белән төлке Куян һәм Куянбикәнең өйләренә керделәр. Алар бичара әти-әнигә ярдәм итәргә вәгъдәләштеләр. Куян белән Куянбикә шатланып аларга чәй хәзерләделәр, Куянсылуны чакырдылар. Ләкин Куянсылу телевизор залыннан чыгарга теләмәде. Мөхтәрәм, олы яшьтәге бүре белән төлкене көттерүдән ул бер дә оялмый иде. Әти-әнисе аны ничек ашау бүлмәсенә чыгарырга белмичә аптырап беттеләр. Ата куян Куянсылуны көчкә телевизор залыннан чыгарды. Бу әдәпсез кыланыш та аның никадәр кире, авыр холыклы, иркәләп бозылган бала булуын тагын бер кат күрсәтте.

Куян белән Куянбикә Куянсылуны яңа тәрбиячеләре белән калдырып, үзләре комачауламас өчен туганнарга яшәргә киттеләр. Бүре белән төлке Куянсылуны тәрбияләргә тотындылар. Артык иркә, көйсез балага алар бернәрсә дә ашатмадылар, ә аның ашыйсы килә башласа, алар аны үзенә ашарга пешерергә өйрәттеләр. Чөнки бер татар халык мәкаләдә: «Кем эшләми, шул ашамый» дип әйтелә.

Хезмәт, эш белән тәрбияләп, алар кызга әхлакый, рухи тәрбия дө бирделәр. Төлке кызны чигү эшләренә дә өйрәтте. Телевизор белән кесә телефонын бөтенләй яшереп куйдылар. Шулай итеп, бүре һәм төлке белән бергә бер-ике атна яшәп Куянсылу уңай якка бик үзгәрде. Хәзер инде ул бер эштән дә курыкмый, олыларны хөрмәт итә, кечеләргә ярдәмгә килә, иманы да нык. Бүре белән төлке ошбу нәтиҗәләрне күреп, бик тә канәгать булдылар һәм Куянны белән Куянбикәне өйгә кайтырга чакырдылар.

Куянсылуның ата-анасы өйгә кайтып, бала өчен бик сөенделәр, бүре белән төлкегә бүләккә күп итеп кишер һәм кәбестә бирергә теләделәр. Ләкин бүре белән төлке аларның бүләкләрне алмадылар, Куян һәм Куянбикәнең бик үк бай булмавын беләләр иде алар, Куянсылуга да бүләк өчен түгел, ә савап өчен тәрбия бирделәр, хәзер инде алар Куянсылуның остазлары булдылар - бу чын мактауга лаек дәрәҗә!

Мәрьям Ибраһимова, Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйгегә