Ризидә Рәхмәтуллина автор яңалыклары
-
Гармунчыны кызлар ярата! (21нче сан)
Егетләр арасында гармун, баян белән кызыксынучылар бик аз кебек тоела инде миңа. Әмма дә ләкин... гармунда уйнарга өйрәнмичә ялгышасыздыр сез, егетләр! Кызларга аларга нәкъ менә гармунчылар ошый да! Сыздырып бер заманча матур көй уйнап җибәрсәгезме... «Мин – романтик» дигән сүз бит инде ул гармунчы булу, дөресен генә әйткәндә!
-
«Көмеш кыңгырау»ның яңа 17нче саны!
Беренче биттә - «Татар малае-2022» шәһәркүләм бәйгесендә җиңү яулаган Ралиф Хаҗиев.
-
«Директор да бала булган» - Энгель Нәвап улы Фәттахов
Энгель Фәттахов: «Безнең гимназиядә укучы балалар, каршыларына биш тапкыр очрасаң, биш тапкыр да исәнләшә!»
-
Кем беренче?
Сыйныф журналында беренче булып тору кемгәдер ошый, кемгәдер юк... Ә менә Рәзилгә ошамый.
-
Чаллыда «Адымнар» күптелле мәктәбе ачылды
Чаллыда «Адымнар» полилингваль мәктәбе – 59нчы гимназия ачылды. Зур вакыйга бит инде бу, әйеме? Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка дәрәҗәле кунакларның катнашуы моңа ачык дәлил.
-
«Озын тәнәфес»тә иң мөһимен сөйлә!
Чаллы кызы, 78нче лицей укучысы Мәликә Бәдретдинова «Большая перемена» (Озын тәнәфес) бәйгесендә җиңү яулады. Журналистика юнәлешен күздә тоткан «Иң мөһимен сөйлә» номинациясендә уңышка иреште ул.
-
Малайлар ... ашарга әзерли белергә тиеш!
Малайлар лагере күргәнегез бармы сезнең? Чаллыда нәкъ менә шундый лагерь бар икән. Балалар үсеш үзәгендә оешкан бу лагерь I DA MAN (Әйдаман) дип атала. Әйдаман – «вожатый, лидер» дигән сүз. Әмма инглиз телендә «ир-егет» дигән мәгънәне дә аңлата икән әле ул.
-
Рәхмәт сүзе – иң матур сүз
Матур бәйрәмнәр бар инде бездә. Чаллының 78нче Пушкин исемендәге пролицеенда узган бу бәйрәм, мәсәлән, «День благодарения» дип атала икән. Татарчага тәрҗемә итсәк – «Рәхмәт әйтү көне».
-
Ягут Исмаилова: «Балаларым әзербайҗанча сөйләшәчәк!»
Ягут белән без Чаллыда, «Йолдызлык-Созвездие» фестивалендә таныштык. Фестивальдә «Әзербайҗан» дигән җыр башкарды ул.
-
«Могҗизалар кыры»нда – безнекеләр!
Казаннан апалы-энеле Камилла белән Кирилл Михайловлар Үзәк каналдан барган «Могҗизалар кыры» тапшыруында чыгыш ясады. Камилла белән без аларның әлеге тапшыруда катнашу «тарихы» һәм сьемка вакытында алган тәэсирләре турында сөйләштек.
-
Бүген үк һөнәр сайлыйбыз!
Кукмара районы Киндер Күл авылында яшәүче Азалия Гарифуллинаның кызыксынуы курчакларына күлмәк тегүдән башланып киткән.
-
Җиләктә
Классташ кызлар ни өчен малайлардан зуррак кебек күренә микән ул?
-
Сәйдә МӨХӘММӘТҖАНОВА: «Татар җыры белән җиңеп була!»
Исегездәме, моннан берничә ел элек федераль каналдан барган «Голос» проектында Сәйдә Мөхәммәтҗанова татар җыры башкарып безнең күңелләрне һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган иде.
-
Йосыф булу – җиңел түгел! (18+)
«Россия» каналыннан барган «Зөләйха күзләрен ача» (18+) фильмында Зөләйханың улы Йосыф ролендә безнең Казан егете, 171нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Исмәгыйль Низамиев та уйный.
-
Рамазан – шук малай!
Сез, малайлар, шаярырга яратасыз бит инде, әйеме? Чаллы егете Рамазан Сәрвәретдинов та шундый. Ул берәр шаян шигырь сөйли башласа... көлә-көлә хәлләр бетә инде!