Көмеш кыңгырау

«Директор да бала булган» - Энгель Нәвап улы Фәттахов

Энгель Фәттахов: «Безнең гимназиядә укучы балалар, каршыларына биш тапкыр очрасаң, биш тапкыр да исәнләшә!»

Директорлар кечкенә вакытта нинди була? Ирексездән башка килә торган сорау инде бу. Бүген бик җаваплы вазыйфа башкарган җитәкчене шук бер малай итеп күз алдына да китереп булмый бит ул.

Хәер, шук була микән соң алар? Әллә бик җитди, акыллы-тәртиплеме?

Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән дә без балачак турында сөйләштек. 

Бөтен район эшчәнлеге өчен җаваплы кеше булса да, Энгель Нәвап улының язмышы мәктәп белән бәйле. Хәтерләсәгез, бик җаваплы вазыйфа биләгән – Татарстанның фән һәм мәгариф министры булып эшләгән иде Энгель Нәвап улы. Һәм иң мөһиме – бүген дә Актаныштагы татар мәктәпләрен милли рухлы гына түгел, конкурентлыкка сәләтле дә итү өчен зур хезмәт куючы шәхесләрнең берсе ул. 

Ә бүгенге әңгәмәбез бик гади! Сүзне беребез дә битараф кала алмаган темадан башладык без.

–       Энгель Нәвапович, сез мәктәптә укыганда билгеләргә ничек карый идегез? Әйтик, «икеле»ләр сезгә ничек тәэсир итә иде?

–       Минем «икеле»гә укыганым булмады! Шулай да... бер тапкыр алганым булган икән әле. Тарих дәресе иде ул, «Нәрсә ул мәдәният?» дигән сорауга тулы җавап бирә алмаган идем. Тарих укытучысы Мирзаянов абый шуның өчен «икеле» куйды. Ул инде, бәлки, махсус да куйгандыр, башка вакытта дәрескә әзерләнмичә килмәсен, дигәндер. Бик авыр кичердем мин ул «икеле»не. Һәм икенче дәрестә үк төзәттем.

Ә гомумән алганда, әйбәт укыдым. Математика, физика кебек фәннәрдән олимпиадаларга йөри, призлы урыннар алып кайта идем. Бер тапкыр биология-химия буенча республикакүләм олимпиадада  җиңү яуладым. Кыскасы, миннән сорамыйлар әле бүген, кичә җавап биргән идем бит дип, дәрескә әзерләнмичә йөргәнем булмады.

–       Хәзер бит инде шундый тенденция китте, югары сыйныфларга җиткәч, кайсы фәннән имтихан бирәсен ачыклап бетерәләр дә, башка фәннәрне, нигә кирәге бар аларның дип, укымый башлыйлар. Ә сезнең бар идеме шундый... яратып бетермәгән фәннәрегез? Һәм аларның сезгә тормышта кирәге чыктымы?

–       Шуны истә тотарга кирәк – тормышта бөтен фәннәрнең дә кирәге чыга. Яратканының да, яратмаганының да. Алар кеше бар яктан да күпмедер аң-белемгә, интеллектка («общий кругозор» дигән төшенчә дә бар бит әле рус телендә) ия булсын өчен кирәк бит.

10нчы сыйныфны тәмамлаганда минем бер генә фәннән – рус теленнән генә «дүртле»м чыкты. Калганнары «бишле»  иде.

– Энгель Нәвапович, бүгенге яшүсмерләрнең сезгә иң ошаган ягы нинди?

– Алар креатив! Мәгълүматны таба, туплый, файдалана беләләр. Бу яктан яшьләр-яшүсмерләр бездән күпкә алдарак бара.

– Ә яшь буынга нәрсә җитми дип уйлыйсыз?

– Әхлак җитми! Олыны – олы, кечене – кече итү, яхшылык өчен рәхмәт әйтә белү. Исәнләшә белү дә хәтта җитми инде яшьләрнең күбесенә!

Дөрес, бу өйрәтүдән, тәрбиядән дә тора.  Безнең Актанышның «Адымнар» гимназиясендә укучы балалар, мәсәлән, каршыларына биш тапкыр очрасаң, биш тапкыр да исәнләшә!

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Энгель Нәвапович! Сезгә һәм Актанышның тырыш-сәләтле малайларына-кызларына уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: