Җиләктә
Классташ кызлар ни өчен малайлардан зуррак кебек күренә микән ул?
Менә безнең Сәмирә, мәсәлән. Гәүдәгә дә миннән биегрәк. Сөйләшүе дә, нинди дип әйтим инде, эрерәк. Командирмыни! Укытучылар да аны (ачуым да бер килмәгәе) класста гел «главный» итеп калдыралар шул. Менә шуннан тотына инде Сәмирә әллә кем булып йөрергә. Безнең белән рәтләп сөйләшми дә, ә менә бездән бер класс олыраклар – 8нче класслар очраса каршына, күз алдында үзгәрә. Алар безнең малайлардан акыллырак, дип сөйләп торганын ишеттем беркөнне дә. Акыллы җирләре юк инде, бер чама. Укытучылар югында төрткәләшеп тә алалар, ямьсез сүзне дә хәйран әйткәлиләр. Күрше тавыгы күркә булып күренә диләр бит. Шул гына.
Җәй җиткәч, тагын шул 8нчеләр янына елышыр микән, дигән идем Сәмирәне, алай булмады тагы. Кич саен великта алар тирәсеннән әйләнеп китәм – аерылмас дусты Ләйсирә белән капка төпләрендә икесе генә утырып торалар болар. Мин кул күтәреп узам, алар исә чикы-микы килеп, пырхылдашып калалар. Ну, сөйләшәсе килеп тора бит шул Сәмирә белән. Тукта, болай булмый бит, мин әйтәм. Беркөнне бар кыюлыгымны җыеп, чыҗылдап каршыларына ук барып туктадым боларның. Көтмәгәннәр иде күрәсең, күзләрен түгәрәкләндереп шаккатып карадылар.
– Ну, – дигән булам кыю гына, – ничек уза яшь гомерләр?
– Синең хәер-фатыйхада, – имеш. Үзләре тагын чикы да микы.
– Әйдәгез, – мәйтәм, – иртәгә җиләккә алып барам, кызлар-йолдызлар.
Минем болай оста сөйләшкәнне ишеткәч, гел гаҗәпләнделәр. Шулай да барырга булдылар. Иртәгә иртүк тыкрык башында очрашабыз дип сүз куештык.
Әнигә кичтән уятырга кушып йокларга яткан идем, исендә тоткан бит тәки. Күзләремне көчкә ачып, биткә салкын су чәпәдем дә, аннан моннан чәйләп алгач, өйалдында торган майонез чиләген эләктереп, тыкрык башына йөгердем. Биш минут та көтмәгәнмендер – урамның теге башында Сәмирә «командир»ның тавышы ишетелде.
– Уянды микән соң әле безнең йокы чүлмәге?
Безнең капкага килеп төртелгәннәр иде, алар ишегалдына кергәләгәнче, тыкрыктан башны чыгарып эндәштем.
Безнең яклар матур да инде. Тау да тау... Ямь-яшел яланнардан күзне алып булмый. Картина кебек. Табигатьне күзәтеп, телгә салынып бара торгач, ерганактан челтерәп агып яткан кечкенә генә инешкә килеп төртелдек. Җиләкнең эресен, шәбен җыйыйм дисәң, ничек тә теге якка чыгарга кирәк. Миңа нәрсә – әз генә арткарак чигендем дә, сикердем. Сәмирә дә гәүдәле шул, инешне, әллә тагын, очып кына узды. Ә өченчебез, чебеш кебек кечкенә Ләйсирә, аргы якта нәүмиз булып басты да калды.
«Сикер, булдырасың син аны» дип үгетләп тә карыйбыз – ә ул... еламый гына. Әллә ничек кызганыч икән ул кыз кеше. Сәмирә әнә әллә кайчан чүгәләгән – җиләк җыя. Ә мин теге якта басып торган Ләйсирә яныннан һич китә алмыйм. Аптырагач, кире аның янына сикереп чыктым. Әйдә, дим, аркага асылын, курыкма-курыкма, яхшылап тотын, суны ерып булса да чыгабыз. Тәки күтәреп алып чыктым бит. Галуш эченә су тулды, кәнишне. Мондый эссе көнне ә дигәнче кибәр әле! Без оешып бетеп җиләк эзли башлаганчы, Сәмирәбез әллә кай арада юкка да чыккан. Юкса, ал яулыгы әле генә бу тирәдә күренә иде.
Шуннан... Без башта Ләйсирәнең чиләген тутырдык. Аннан минекен. Көн кичкә авышкач кына кайтырга чыктык.
– Ну, ничек, иртәгә дә җиләккә барабызмы? – дип сорадым мин Ләйсирәдән алар капка төбенә кайтып җиткәч.
– Сәмирә барса...
– Безне ташлап киткәч, ярый инде бармаса да!
Ләйсирә җавап итеп елмайды гына. Янәшә парталарда утырып, күрми дә йөргәнмен – бигрәк сөйкемле икән бит ул елмайганда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев