Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Чаллыда «Адымнар» күптелле мәктәбе ачылды

Чаллыда «Адымнар» полилингваль мәктәбе – 59нчы  гимназия ачылды. Зур вакыйга бит инде бу, әйеме? Чарада  ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка дәрәҗәле кунакларның катнашуы моңа ачык дәлил.

Беренче Президентыбызның кунак буларак чакырылуы исә очраклы да түгел –  Татарстанда «Адымнар» полилингваль мәктәпләренә нигез салыну нәкъ менә Минтимер Шәрипович инициативасы белән башкарыла.

Инде килсәк «Адымнар-Чаллы»га.  Республикада дүртенче полилингваль мәктәп бу. Ә якын киләчәктә аларның санын алтыга җиткерү планлаштырыла. Һәм тагын бер кызыклы яңалык – Чаллыда яңа гимназиягә өстәмә рәвештә тәүлек буе эшли торган кампус һәм балалар өчен белем бирү лагере да барлыкка килергә мөмкин.

Хәер, үзе генә дә безнең игътибарны җәлеп итәрлек уку йорты инде ул. Беренче чиратта, әлбәттә, өч телне (татар, рус һәм инглиз телләрен) бертигез дәрәҗәдә үзләштерү мөмкинлеге бирүе белән. 

Ча­ра­ның мөх­тә­рәм ку­нак­ла­рын­нан бул­ган Мин­ти­мер Шәй­ми­ев ачы­лу тан­та­на­сын­да гим­на­зи­я­нең бү­ген­ге кон­ку­рен­ци­я­гә би­реш­мәс­лек бу­лу­ы­на ба­сым яса­ды да.

– Әле­ге гим­на­зи­я­не тә­мам­лау­чы­лар Та­тарс­тан­да гы­на тү­гел, ил­нең,  дөнь­я­ның те­лә­сә кай­сы нок­та­сын­да үз уры­нын та­бар­лык бу­лыр­га ти­еш, – ди­де ул. – Һәм бу шу­лай бу­ла­чак та.

Дәү­ләт Ки­ңәш­че­се әй­тү­е­нә ка­ра­ган­да, мон­дый мәк­тәп­ләр­нең ана­лог­ла­ры Рос­си­я­нең бер ге­нә тө­бә­ген­дә дә юк.  

Спорт зал­ла­ры да икәү!

Баш­ка өс­тен­лек­лә­ре дә җи­тәр­лек икән гим­на­зи­я­нең. Әй­тик, «А­дым­нар-Чал­лы» спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү өчен бар­лык мөм­кин­лек­ләр ту­ды­рыл­ган – ике спорт за­лы тө­зел­гән, ике бас­сейн. Гим­на­зия ди­рек­то­ры Азат Га­ли­ев сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, би­ре­дә га­дә­ти йө­зү­дән тыш, су ас­тын­да йө­зү сек­ци­я­се ачу да план­лаш­ты­ры­ла икән. Ә бу шә­һәр­нең го­му­ми бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә әле мо­ңа ка­дәр юк иде.

Акт­лар за­лы исә 560 урын­га исәп­лән­гән.

6 ел­да – 6 мәк­тәп

59нчы гим­на­зия уку­чы­ла­рын һәм әти-әни­ләр­не Бе­лем бәй­рә­ме бе­лән  шә­һәр мэ­ры На­ил Мәһ­ди­ев та тәб­рик­лә­де. Гим­на­зи­я­нең бик тиз ара­да тө­зе­лүе ха­кын­да ис­кәр­теп, тө­зү­че­ләр­гә һәм рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­ле­ге­нә рәх­мәт бел­дер­де ул. шу­ны­сы кы­зык, Чал­лы­да соң­гы 6 ел эчен­дә 6 мәк­тәп, һәм 20 ба­ла­лар бак­ча­сы тө­зел­гән. Күп бит, әйе­ме?

Кем­нәр бе­лән ге­нә та­ныш­ма­дык!

Ал­дан ук бе­леп то­ра­быз, мәк­тәп ди­рек­то­ры Азат әфән­де Га­ли­ев та без­нең бе­лән, һич­шик­сез, ки­ле­шер – «Кө­меш кың­гы­рау»­ның дус­ла­ры күп бу­ла­чак та­тар те­ле дә ти­рән­тен өй­рә­те­лә тор­ган әле­ге мәк­тәп­тә. Бик ты­гыз хез­мәт­тәш­лек­кә исәп то­та­быз без. Ә хә­зер­гә үзе­без та­ны­ша тор­дык әл­бәт­тә. Һәм кем­нәр бе­лән ге­нә дус­ла­шып бет­мә­дек! 3Б сый­ны­фын­да укы­я­чак дус кыз­лар – ике Әми­нә һәм шул ук сый­ныф­ка ба­ру­чы Аза­мат би­ре­гә 42нче мәк­тәп­тән күч­кән­нәр.

– Без би­ре­дә өч тел өй­рә­нә­чәк­без! – ди­ләр кыз­лар.

Ра­и­лә Шә­ри­фул­ли­на исә би­ре­гә 6нчы сый­ныф­ка кил­гән.

– Мин гим­на­зи­я­гә им­ти­хан­нар тап­шы­рып кер­дем, – дип сөй­ли Ра­и­лә. – Та­тар, инг­лиз, рус тел­лә­рен­нән һәм ма­те­ма­ти­ка­дан. Ба­ры­сын да әй­бәт бир­дем. 

Ра­и­лә­нең 60нчы мәк­тәп­тә бик күп дус­ла­ры кал­ган­дыр, әл­бәт­тә. Әм­ма дус­лар би­ре­дә дә та­бы­ла­чак әле. Иң мө­һи­ме – бу мәк­тәп­тә тел­ләр­гә игъ­ти­бар зур бу­лу аңа ки­лә­чәк­тә һө­нәр сай­ла­ган­да, һич­шик­сез, яр­дәм итә­чәк.

Ме­нә шун­дый мәк­тәп ачыл­ды Чал­лы шә­һә­рен­дә. «А­дым­нар» би­ре­дә укы­я­чак кыз­лар­ның-ма­лай­лар­ның ыша­ны­чын ак­лар дип ыша­на­быз!

Ри­зи­дә Рәх­мә­тул­ли­на.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев