Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Гар­мун­чы­ны кыз­лар яра­та! (21нче сан)

Егет­ләр ара­сын­да гар­мун, ба­ян бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар бик аз ке­бек то­е­ла ин­де ми­ңа. Әм­ма дә лә­кин... гар­мун­да уй­нар­га өй­рән­ми­чә ял­гы­ша­сыз­дыр сез, егет­ләр!  Кыз­лар­га алар­га нәкъ ме­нә гар­мун­чы­лар ошый да! Сыз­ды­рып бер за­ман­ча ма­тур көй уй­нап җи­бәр­сә­гез­ме... «Мин – ро­ман­тик» ди­гән сүз бит ин­де ул гар­мун­чы бу­лу, дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә!

Ак­та­ныш еге­те Ли­мар Ша­ки­ров ме­нә шул си­рәк гар­мун­чы­лар­ның бер­се ин­де. Ак­та­ныш ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бе­нең «Ба­ян» бү­ле­ген­дә укый ул. Һәм бы­ел ме­нә Сә­ләт­ле ба­ла­лар өчен гу­ма­ни­тар гим­на­зия-ин­тер­нат­ның 3нче сый­ны­фын тә­мам­ла­ган.

Та­гын... Төр­ле иҗа­ди бәй­ге­ләр­дә кат­на­шыр­га яра­та. Һәм нәр­сә кы­зык, аңа нәкъ ме­нә без­нең «Кө­меш кың­гы­рау» оеш­тыр­ган бәй­ге­ләр ошый икән. 

Мон­нан 3-4 ел­лар элек «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы­ның «Ша­ян ТВ» бе­лән бер­лек­тә оеш­тыр­ган иҗа­ди бәй­ге­сен­дә  «Иң ях­шы ба­ян­чы» но­ми­на­ци­я­сен­дә 2 урын яу­ла­ган иде Ли­мар. Без аның бе­лән шун­да та­ны­шып кал­дык! Ан­на­ры без­нең «Дә­вам итә­без» бәй­ге­сен­дә, «Ши­гырь» но­ми­на­ци­я­сен­дә 2 урын­га ла­ек бул­ды ул. «Кө­меш кың­гы­рау» оеш­тыр­ган «Ту­кай шак­ка­тыр иде», «Ту­ган ягым» инс­та­ма­ра­фон­на­рын­нан да чит­тә кал­ма­ды. Шу­лар бе­лән бер­рәт­тән рес­пуб­ли­ка­кү­ләм «Йол­дыз­лык» иҗат фес­ти­ва­лен­дә кат­на­шып, «Кон­фе­ранс», «Инст­ру­мен­таль ан­самбль» но­ми­на­ци­я­лә­рен­дә җи­ңү яу­лау­га да иреш­кән әле. «Ак­та­ныш гар­мун­на­ры» икен­че ре­ги­о­на­ра Гар­мун­чы­лар җы­е­нын­да «Иң кеч­ке­нә гар­мун­чы» но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңеп, дип­лом­га һәм ис­тә­лек­ле бү­ләк­кә ла­ек бул­ган. Ан­нан Баш­кортс­тан­да уз­ган «Сә­ләт­ле­ләр ва­кы­ты» ачык бәй­ге­се...

– Бы­ел Чал­лы­да, «Моң­лы дөнь­я» I Ха­лы­ка­ра фольк­лор фес­ти­валь-бәй­ге­сен­дә дә кат­наш­тың бит әле син? Ан­да ни­чән­че урын ал­дың соң? – дип кы­зык­сы­на­быз без.

– 2 дә­рә­җә лау­ре­ат бул­дым! Рәх­мәт укы­ту­чым Флүн абый­га! (Ред. Ка­ма­лов Флүн Фә­нил улы – ба­ян укы­ту­чы­сы).

Мон­нан тыш бы­ел әле та­гын бер уңыш­ка иреш­кән Ли­мар – ком­по­зи­тор һәм му­зы­кант Мак­сат Го­мә­ров При­зы­на уз­ган II Рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фес­ти­валь-бәй­ге­дә 3 дә­рә­җә лау­ре­ат исе­ме­нә ла­ек бул­ган.

  Ки­лә­чәк­тә Ра­мил Ку­рам­шин, Рөс­тәм Вә­ли­ев, Ай­дар Фәйз­рах­ма­нов ке­бек шәп ба­ян­чы бу­лу ту­рын­да хы­ял­ла­на икән Ли­мар. Бу­лыр да! Гар­мун аның ае­рыл­мас юл­да­шы бит, кем әйт­меш­ли – кич бе­лән сең­ле­се Ил­зи­я­не би­е­тә, әти­се Ил­һам­ны җыр­ла­та...

Әти­се ди­гән­нән – ме­нә аңа бө­тен­ләй җыр­ла­ма­са, оят бу­лыр иде ке­бек: та­ныл­ган та­тар җыр­чы­сы­ның ада­шы бит ул – Ил­һам Ша­ки­ров исе­мен йөр­тә!  Ме­нә шун­дый иҗа­ди га­и­лә!

Ри­зи­дә Рәх­мә­тул­ли­на.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев