Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Рәхмәт сүзе – иң матур сүз

Матур бәйрәмнәр бар инде бездә. Чаллының 78нче Пушкин исемендәге пролицеенда узган бу бәйрәм, мәсәлән, «День благодарения» дип атала икән. Татарчага тәрҗемә итсәк – «Рәхмәт әйтү көне».

Чыннан да, рәхмәт сүзе – иң еш ишетелгән сүзләрнең берсе булды ул көнне. Иң-иң белемле, кызыклы укытучылар, педагоглар да билгеләп үтелде. Иң ярдәмчел әти-әниләр дә. Һәм иң тырыш, булдыклы балалар да. Лицей директоры Гөлнара ханым Гарипова сүзләре белән әйтсәк, иң яхшылар арасыннан да тагын да  яхшыраклар сайлап алынды.

Балалар дигәннән – аларның булдыклылыгы төрле күрсәткечләр белән бәяләнде. Лицейның спорт буенча да казанышлары бар – волейбол буенча шәһәркүләм бәйгедә 2нче урынны алганнар алар. Фәнни Олимпиадаларда җиңүчеләр дә күп. Һәм иң кызыгы – балаларның күбесе үзләрен төрле яклар күрсәткәннәр. Төхбәтуллин Билал исемле егет, мәсәлән, татар малае бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе генә түгел, гомумән, шәһәркүләм бәйгеләрдә актив катнашучы да. Экологик проблемаларга да битараф түгел ул. Аның бер мавыгуы, мәсәлән, батарейлар җыю икән. Барыбыз да белә бит, батарайкаларны теләсә кая ташларга ярамый. Алар табигатькә зыян сала. Саетов Самат робототехника белән шөгыльләнә. Шушы юнәлештәге күп кенә бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый ул. Аны пролицейда роботыннан лицей гимнын җырлатучы егет буларак та беләләр. Кызык бит! шуның өстенә, нәфис сүз остасы да әле Самат. Быел Тукай шигырьләре буенча «Шигъри сәлам» видеобәйгесендә нәфис сүз остасы буларак җиңү яулаган ул. Шаябтдинов Рифат шахматчы гына түгел, җырчы да. Җырчы буларак бәйрәмдә дә чыгыш ясады әле. Ә 1Д сыйныфында укучы Яковлева Евгения – 51 диплом иясе. Шаккаткыч бит, әйеме?

Пролицейда «Сәхнә көзгесе» дигән театр төркеме булуын сөйләргә онытып торабыз икән әле. 1нче сыйныфта укучы Динисламова Самирә, Газизова Сара, 2нче сыйныфтан Юсупова Диана, Саттаров Кәрим, Латыпова Әминәләр бәйрәм сәхнәсендә дә бик матур чыгыш ясадылар. Ә татар милли бәйрәмнәрендә, татар теле буенча олимпиадаларда катнашып килгән  бер төркем укучылар «Милли мәдәниятны һәм милләтара татулыкны саклауга керткән өлешләре өчен» диплом белән бүләкләнделәр. 

Миңа беләсезме нәрсә ошады пролицейда? Искиткеч җылы мохит. Балаларны да зуп-зур кешеләр санап, «сез» дип эндәшәләр икән биредә! Һәм рәхмәт әйтә беләләр. Ә рәхмәт сүзен ишетү күңелле ул.

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев