Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Рамазан – шук малай!

Сез, малайлар, шаярырга  яратасыз бит инде, әйеме? Чаллы егете Рамазан Сәрвәретдинов та шундый. Ул берәр шаян шигырь сөйли башласа... көлә-көлә хәлләр бетә инде!

Яңа сан рубрикасы буенча башка яңалыклар

Шулкадәр образга керә белә! Әле менә «Туган телем – иркә гөлем» конкурсында айга менгән малай турында сөйләп тә,  3нче урынны яулады. Безнең «Шаян» телеканалы белән берлектә оештырган «Көмеш кыңгыраулар» бәйгесендә дә җиңүчеләребезнең берсе ул.

 

 Рамазанга 7 яшь. 4 яшьлек энесе Сөләйман, 2 яшьлек сеңелесе Нәргизә белән чагыштырганда «чистый» үсүеп җиткән егет инде ул. Киләсе елга мәктәпкә барырга җыена.

– Мәктәпкә  барасың киләме соң? – дигән сорадык без, «көмеш кыңгыраулар», Рамазан редакциягә кунакка килгәч.

– Юк, – дип җавап бирде ул ихлас күңелдән. Санарга, саннарны кушарга, алырга ярата, югыйсә, тик нишләптер, менә, бер дә барасы килми икән!

Хәер, вакыты да бик кысан шул инде Рамазанның. Уйлап кына карагыз менә, каратэ мәктәбенә йөри, бию түгәрәгенә йөри. Әнисе: «Икесенең берсен сайла» дтип әйтеп караган, ә Рамазан:

– Бию түгәрәге үземә ошый, ә каратэ киләчәктә кирәк булачак, – дип җавап биргән. «Нигә?», – дигән сорауга да җавабы әзер. Энесе белән сеңелесенең яклаучысы булырга тиеш лә ул.

Шуларга өстәп, нәфис сүз остасы да бит әле Рамазан. Ул катнашкан бәйгеләрне... санап бетерерлек түгел. Быел «Бәхет йолдызы» конкурсында лауреат исемен алган.  «Туган ягым – минем бишегем» бәйгесендә гран-прига лаек дип табылган. Сәхнәдә чыгыш ясарга ярата, әмма артист булырга әлегә исәбендә дә юк үзенең. Үскәч бер дигән... табиб булачак икән. Табибның да ниндие әле! Хирург!

Безнең Рамазанны артист итеп күрәсе килә килүен дә. Тик... кешене, ни әйтсәң дә, хыял яшәтә. Иң яхшысы – Рамазанның барлык хыяллары да  тормышка ашсын, дип телик!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЯҢА САН последний номер газеты комеш кынгырау яңа №10 сан новый номер