Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Йосыф булу – җиңел түгел! (18+)

«Россия» каналыннан барган «Зөләйха күзләрен ача» (18+) фильмында Зөләйханың улы Йосыф ролендә безнең Казан егете, 171нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Исмәгыйль Низамиев та уйный.

Исмәгыйльгә ул вакытта 8 яшь була.

– Кастингка без әтием белән икәү бардык, – дип искә ала ул.

Әтисе – Кариев театры актеры Илнар Низамиев. Ләкин кастингны әтисе аркасында узган дип уйлый күрмәгез тагын. Сайлау барган бүлмәгә ул Исмәгыйльнең үзен генә кертеп җибәрә. «Син үз сәләтең белән узарга тиеш», ди.

Дөрес, Исмәгыйль инде бу вакытта хәйран әзерлекле «артист» була. Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малайлары» спектаклендә уйный ул. Берничә тапкыр клипта төшә. Нәселдәнлек тә күпмедер роль уйныйдыр, билгеле – әтисе генә түгел, әнисе дә (Лилия Низамиева) театр артисты бит әле аның.

– Сериалда төшүнең һәр мизгеле истә, – ди Исмәгыйль. Танылган актриса Чулпан Хаматова белән бергә уйнау үзе генә дә бик зур мәктәп була! Режиссерның синнән канәгать калуын тою да!

Соңгы көн – соңгы кадрлар аеруча исендә кала малайның. Фильмның сюжеты буенча Зөләйханың улы Йосыфка, бүреләрдән куркып, бик озак агач башында утырырга туры килә. Һәм, билгеле инде, Йосыф ролен башкаручы Исмәгыйльгә дә! Шулкадәр салкын көн була ул, җил үзәкләргә үтә. Кыскасы, сериалдагы бу күренеш Исмәгыйль өчен дә чын сынауга әйләнә...

Бүгенге көндә Исмәгыйль, абыйсы Искәндәр (ул инде театр училищесы студенты), апасы Айсылу кебек үк, музыка мәктәбендә, скрипка классында укый һәм атнага бер мәртәбә мәчеткә йөри – дини белем ала. Киләчәктә актер һөнәрен сайларга җыенасыңмы, дигән сорауга Исмәгыйль төгәл генә җавап бирмәде. Алла бирса, аның әле барысы да алда!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Фото Илнар Низамиевның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X