Кем беренче?
Сыйныф журналында беренче булып тору кемгәдер ошый, кемгәдер юк... Ә менә Рәзилгә ошамый.
Рәзилнең иң яратмаган көне җитә – 1нче сентябрь. Өч айлык иректән соң мәктәпкә баруны кем генә яратсын икән?! Әле аны хет, ачу китереп, бәйрәм дип йөртмәсеннәр иде. Бетми йөдәтә торган дәресләр, башларны катырган контроль эшләр, «югарыдан төшкән, шуңа җаваплырак карыйсы» аттестацияләр белән тулы мәшәкатьле тормыш башлану ничек бәйрәм дип аталсын инде?
Менә хәзер дә ирексездән 1нче сентябрь күз алдына килде Рәзилнең. Ай-яй... Иң элек класска шул тел бистәсе, отличница Алинә килеп керәчәк, билгеле. Керәчәк тә, укытучының каршысына ук – урта рәттәге 1нче партага барып утырачак. Ул килгән вакытта иң арттагы өстәлләр дә буш була бит әле югыйсә. Рәзил аның урынында булса, арттагыларның да иң-иң арттагысына барып утырган булыр иде. Ә бу... юләр! Тик кенә утырып тора алса иде әле ул шул беренче рәтендә. Ю-юк! «Апа, булышасы түгелме сезгә, ярдәм кирәкмиме?» дигән булып дәрес башланганчы укытучы өстәлен йөз кат урап чыгачак. Ялагай да инде!
Аннары... аннары класска, елтыр күзләрен тагын да елтыратып, Рәзилнең дус малае Наил килеп керәчәк. Ел буе мәктәпкә Рәзил белән бергә йөри ул, ә менә 1нче сентябрьгә аны көтмәгән була – алдан китә. Урын алып кала, янәсе! Икебезгә дә алам бит мин, дигән була, җитмәсә... Белмимени аның хәйләсен Рәзил. Класстагы иң матур кыз артына утыру өчен килә ул. Тик Наил күзаллаган матур кыз образлары гына ел да үзгәреп, яңарып тора. Өченче ел Камилә иде ул, мәсәлән, узган ел – Фәридә...
Аннары... аннары кабинетка класс җитәкчеләре, математичка Фәһемия Камаловна килеп керәчәк, әлбәттә. Начар кеше дә түгел инде ул Фәһемия Камаловна, ну... нишләптер өй эшен тикшерергә беркайчан онытканы юк аның! Менә хәзер дә күз алдына килеп басты инде – кем бар, кем юк әле, дигәндәй, класска күзлек өстеннән сөзеп карап ала да, компьютерына иелә. Һәм: «Бүген тактага безнең янга чыга-а... Чыга...» – дип сузарга тотына. Ул кадәр сузмаса да белеп тора бит инде Рәзил «Арсланов» диячәген. Исемлектә ул беренче тора чөнки, «черт побе...»
Малай диваннан сикереп торганын сизми дә калды. «Кайгырырга ашыкмый тор әле, Рәзил!», – диде ул үз-үзенә. Алар классына быел бер яңа кыз килергә тиеш дигәннәр иде түгелме соң! Исеме – Сөмбел, ә менә фамилиясе «А»дан башланган кебек бит. А...а... Авзалова... Авзалова! Димәк, исемлектә беренче булып быел Рәзил түгел, рәхмәт төшкере, шул «бәхетсез» Абдуллина торачак! Ура!
Рәзил тиз генә җыенды да, сөенечен уртаклашырга дип, дуслары янына урамга ашыкты. Күрсәгез иде сез аны... Кулларын тәкәллефсез генә джинсы кесәсенә тыккан, үзе кәефле генә сызгырына... Ә нигә сызгырынмаска? Җәй бетәргә ике атна вакыт бар бит әле. Тулы ике атна!
Ризидә Рәхмәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев