Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Үзе­без­нең де­пу­тат

Без, Чал­лы шә­һә­ре­нең 50нче мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры, шә­һәр уку­чы­лар со­ве­ты­на де­пу­тат итеп бы­ел 10А сый­ны­фы уку­чы­сы Са­ла­ват За­ха­ров­ны сай­ла­дык. Аның ин­де икен­че мәр­тә­бә сай­ла­нуы. Эш­ли тор­ган де­пу­тат ул без­нең - бу ел­лар­да нин­ди ге­нә ча­ра­лар оеш­тыр­ма­ды. Та­тарс­тан Дәү­ләт со­ве­тын­да экс­кур­си­я­дә дә бул­дык, Пар­ла­мент сә­га­тен­дә ТР Дәү­ләт со­ве­ты де­пу­та­ты Свет­ла­на Ми­хай­лов­на За­ха­ро­ва...

Без, Чал­лы шә­һә­ре­нең 50нче мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры, шә­һәр уку­чы­лар со­ве­ты­на де­пу­тат итеп бы­ел 10А сый­ны­фы уку­чы­сы Са­ла­ват За­ха­ров­ны сай­ла­дык. Аның ин­де икен­че мәр­тә­бә сай­ла­нуы. Эш­ли тор­ган де­пу­тат ул без­нең - бу ел­лар­да нин­ди ге­нә ча­ра­лар оеш­тыр­ма­ды. Та­тарс­тан Дәү­ләт со­ве­тын­да экс­кур­си­я­дә дә бул­дык, Пар­ла­мент сә­га­тен­дә ТР Дәү­ләт со­ве­ты де­пу­та­ты Свет­ла­на Ми­хай­лов­на За­ха­ро­ва бе­лән оч­раш­тык. Бил­ге­ле, мәк­тәп ад­ми­нист­ра­ци­я­се яр­дә­ме бе­лән. Әм­ма Са­ла­ват - баш­лап йө­рү­че. Яңа (30нчы) мәк­тәп­не ачу­да да, үзе­без­нең мәк­тәп­тә бас­кет­бол мәй­да­нын ачу­да да ак­тив кат­наш­ты ул.

Са­ла­ват­ның та­гын бер га­җә­еп сә­лә­те бар әле - ул ви­де­о­га тө­ше­рә һәм ви­део­яз­ма­ны бик ос­та итеп мон­таж­лый бе­лә. Шул ви­де­о­лар бе­лән төр­ле бәй­ге­ләр­дә кат­на­шып приз­лы урын­нар да яу­лый. Бу уку елын­да Мәң­ге­лек ут янын­да 1нче но­мер­лы пост эш­чән­ле­ген ви­де­о­га тө­ше­реп тә, рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә приз­лы урын­га ла­ек бул­ды.

Са­ла­ват әле ши­гырь­ләр дә иҗат итә. «Ил­һам­лы ка­ләм», «Ил­һам» кон­курс­ла­рын­да приз­лы урын­нар ал­га­ны бул­ды. Спорт­чы да ул - бас­кет­бол тү­гә­рә­ге­нә йө­ри. Пре­зи­дент уен­на­рын­да кат­на­шып, 50 метр­га йө­ге­рү­дә шә­һәр бу­ен­ча 1нче урын яу­ла­ды. ГТО бу­ен­ча исә ал­тын дә­рә­җә алу­га иреш­те.

Без си­ңа уңыш­лар­га, җи­ңү­ләр­гә бай, ма­вык­тыр­гыч тор­мыш те­ли­без, Са­ла­ват!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев