Реклама
Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем - милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе үтә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем - милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе үткәрә. Бәйгенең мәгълүмати партнёры - "Белем.ру" порталы.
Бәйгедә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, төп һәм урта мәктәп, сәнгать һәм спорт мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәп укытучылары катнаша ала.
Бәйгегә эшләр түбәндәге 5 юнәлеш буенча кабул ителә:
Бәйгегә эшләр 26 марттан 26 апрельгә кадәр (26 апрель 23.59 сәг.) кабул ителә. Нәтиҗәләр бер атна эчендә билгеләнеп игълан ителә.
Тулырак мәгълүмат белән Татнетны үстерү фонды сайтындагы яңалыкка беркетелгән Нигезләмәне укып танышырга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз