Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

"Тормыш сценариебызны мин язам, Илгиз сәхнәләштерә!"

Алар - бик матур пар. Икесе дә каләм әһелләре, сәнгать кешеләре. Студент елларыннан ук очрашып йөрделәр дә, матур гына гаилә корып яши башладылар. Бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлый, тоя торган, Аллаһ Тәгалә пар итеп яраткан гаҗәеп кешеләр алар. Сүзем Илгиз Зәйниев һәм Резеда Гөбәева турында. Ике тәкә башы бер...

Алар - бик матур пар. Икесе дә каләм әһелләре, сәнгать кешеләре. Студент елларыннан ук очрашып йөрделәр дә, матур гына гаилә корып яши башладылар. Бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлый, тоя торган, Аллаһ Тәгалә пар итеп яраткан гаҗәеп кешеләр алар. Сүзем Илгиз Зәйниев һәм Резеда Гөбәева турында. Ике тәкә башы бер казанга сыймый, ди халык. Аларның бер казанда да бәхетле һәм матур яшәүләренең сере нидә икән? Резеда белән шулар хакында сөйләштек.

- Резеда, Илгиз - таланты драматург. Сезнең гаилә тормышы сценариен да ул язамы?

- Илгиз бит әле ул драматург кына түгел, режиссер да. Гадәттә, тормыш сценариебызны мин язам, ул "сәхнәгә куя", кирәк дип тапкан урыннарында, режиссер буларак, үз төзәтмәләрен кертә. Ә гомумән алганда, гаиләдә һәр нәрсәне киңәшеп эшләргә тырышабыз!

- Ике иҗат әһеле - талантлы каләм ияләренең уртак җимешләре - балаларыгыз нихәл? Ничә яшьтә инде. Нинди уңышлар белән сөендерәләр.
- Гәүһәр кызыбызга 15 апрельдә 5 яшь тула. Вакытның шулай тиз үтүенә ышанып та булмый. Мин аның ничек үскәнен күреп тә өлгермим сыман. Ул балалар бакчасына йөри, рәсемнәр ясарга ярата, инглиз теле түгәрәгенә йөри, үзе көйләр уйлап чыгара. Саф татар телендә сөйләшә, безгә дә сөйләмебездә бер рус сүзе дә кыстырырга ирек бирми. Тәрҗемәсе булмаган сүзләрнең татарча ничек булуын сорап аптырата. Үзебез алай бул дип тә өйрәтмибез кебек. Кибеттә яки берәр җирдә йөргәндә татарча сөйләшкән берәр кешене күрсә, бик нык гаҗәпләнә: "Әни-әни, кара, теге апа безнең шикелле сөйләшә", - дип кычкыра!
Хәйдәр улыбызга 1яшь тә 3 ай. Ул өйдә командир! Барыбыз да аның кубызына биибез. Үзе дә биергә бик ярата, татар бию көе куйсаң, сикереп-сикереп бии. Аның да бер үзенчәлеге бар: туганнан башлап, "Туган тел" җырын ишетсә тынып кала. Елый башласа, өйдә хор белән шул җырны җырлыйбыз. Гәүһәр дә аны яттан белә. Машинада ерак юлга чыккач арып елый башласа да шул җыр коткара безне. "Туган тел" җырының ниндидер серле шифасы бардыр дип саныйм мин.

- Сез сабыйларыгызга бик матур һәм мәгънәле исемнәр сайлагансыз. Ни өчен нәкъ менә шушы исемнәргә тукталырга булдыгыз?

- Исемнәрне икесенә дә әтисе кушты. Гәүһәрне озак сайладык. Минем исемлек шактый озын иде. Әтисе бер көнне кайтты да, минем эчемә кулын куеп, "Гәүһәр кызым нихәл анда!?" - дип, бала белән сөйләшә башлады. Миңа башта колакка ятышсыз сыман тоелса да, хәзер инде шуннан да матур исем юк сыман. Кечкенә вакыттан ук "Гәүһәрем-асыл ташым" - дип сөябез без аны. Мәгънәсе - кыйммәтле таш дигәнне аңлата. Исеме таш мәгънәсенә ия булса да, күңеле бик йомшак кызыбызның, шигырь тыңласа да, җыр ишетсә дә, күңеле тулып, үксеп еларга мөмкин. Гәүһәр Камалова дигән бик талантлы актриса булган, әтисе исемне шуның хөрмәтенә тәкъдим итте.
Ә Хәйдәргә исемне күптән сайлап куйган иде инде! Гәүһәр туганчы ук, улыбыз туса, Хәйдәр кушабыз диде. Хәйдәр - арслан дигәнне аңлата. Арслан сыман көчле, кыю, илгә-дөньяга кирәкле кеше итеп тәрбиялисе иде. Исемне кеше үзе бизи! Һәркемгә үз исеме үзенчә килешә.

- Бик зур рәхмәт! Гаиләгезгә иминлек, бәхетле тормыш һәм нык сәламәтлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев