Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Тхэк­вон­до – чын егет­ләр шө­гы­ле

Ме­нә шун­дый ма­лай ул Ти­мур! Сөй­кем­ле, тый­нак, ты­рыш, мак­сат­чан... Һәм, әл­бәт­тә ин­де, үз-үзен як­лый ала тор­ган. Тхэк­вон­до бе­лән йом­шак хо­лык­лы ма­лай­лар шө­гыль­лән­ми ин­де!

Ти­мур Мөс­ли­мов – тхэк­вон­до бу­ен­ча Рос­сия чем­пи­о­на­ты җи­ңү­че­се! Әле күп­тән тү­гел ге­нә Мәс­кәү­дән 3нче урын алып кайт­ты ул.

Мәс­кәү­дә уз­ган бу ярыш­та 7-17 яшь­лек мең­нән ар­тык спорт­чы кат­наш­кан. Рос­сия кү­лә­мен­дә дип атал­са да, ярыш­та Гре­ция, Ир­лан­дия, Эс­то­ния, Ка­захс­тан, Үз­бәкс­тан ке­бек ил­ләр­дән дә кат­на­шу­чы­лар бул­ган!

Ти­мур Чал­лы­ның 2нче гим­на­зи­я­се­нең 4Б сый­ны­фы уку­чы­сы. Бик ма­тур итеп та­тар­ча сөй­лә­шә. Үзегез дә күрегез. Видеоязмасы биредә.

– Ти­мур, тхэк­вон­до бе­лән күп­тән­нән шө­гыль­лә­нә­сең­ме син?

– Дүрт яшем­нән. Кө­рәш бе­лән дә кы­зык­сы­нып ал­ган идем, лә­кин тхэк­вон­до ми­ңа ныг­рак оша­ды.

– Бе­рен­че җи­ңү­ең­не хә­тер­ли­сең­ме, Ти­мур?

– Биш яшем­дә иде ул. Ә ал­ты яшь­тә Уфа­да уз­ган тур­нир­да «Иң ях­шы кө­рәш­че» исе­ме­нә ла­ек бул­дым. Хә­зер ин­де 80 ме­да­лем бар.

– Ди­мәк, 80 җи­ңү ди­гән сүз бу! Ә соң­гы ярыш син­дә нин­ди тәэ­сир­ләр кал­дыр­ды?

– Бик әй­бәт. Мин йөр­гән «Тор­на­до» клу­бын­нан 17 ке­ше кат­наш­ты чем­пи­о­нат­та, ту­гы­зы­быз ме­даль бе­лән кайт­ты! Җи­ңү­че­ләр бы­ел Со­чи­га чем­пи­о­нат­ка ба­ра­чак. Кыз­га­ныч, мин кат­на­ша ал­мыйм, әле ун­бер яшь тул­ма­ган. Ә Мәс­кәү­дә экс­кур­си­я­ләр­гә да бар­дык, бик кү­ңел­ле бул­ды.

– Ти­мур, бу җи­ңү­ләр­гә ире­шү өчен ва­кыт­ны дө­рес итеп бү­лә бе­лү дә ки­рәк ич, шу­лай­мы?

– Әйе. Ат­на­га өч тап­кыр «Тор­на­до»­га йө­рим. Тре­не­ры­быз Ра­мил абый Аги­шев. Ва­кыт­ны юк-бар­га әрәм ит­мә­сәң, күп нәр­сә­гә өл­ге­реп бу­ла.

– Ди­мәк, тре­ни­ров­ка­лар уку­ы­ңа ко­ма­чау­ла­мый?

– Юк. Әле ме­нә та­тар те­лен­нән олим­пи­а­да­да кат­на­шып җи­ңү­че бул­дым.

Ме­нә шун­дый ма­лай ул Ти­мур! Сөй­кем­ле, тый­нак, ты­рыш, мак­сат­чан... Һәм, әл­бәт­тә ин­де, үз-үзен як­лый ала тор­ган. Тхэк­вон­до бе­лән йом­шак хо­лык­лы ма­лай­лар шө­гыль­лән­ми ин­де!

 

Бу кызык: «Юк бу кырыс дөньяда мәхәббәт, болар бары сезнең алдануыгыз гына» дип язган Гүзәлнең хатына җавап хаты килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев