Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тизрәк тауга йөгерәм!

Саба районы Явлаштау урта мәктәбе укучылары яза.

Ап-ак кар

Шундый ап-ак безнең урам,

Тизрәк тауга йөгерәм!

Күңелле икән, дусларым,

Бер менәм дә, бер төшәм.

Камилә Арсланова


Алсу

Кар яуганын күргәч, Алсу

Йөгереп чыкты урамга.

Дуслары белән бергәләп

Зур тау ясап куярга.

И сөенде соң балалар

Яңа яуган ак карга.

Чана-чаңгылар алып,

Дус-ишләр китте тауга.

Әлфинә Мөхлисуллина.


Бии кар бөртекләре

Кышкы буранлы көндә

Җиргә ятып җил уйный.

Ап-ак кар бөртекләрен

Биетергә ул уйлый.

Бии-бии бөртекләр

Дөньяны төрә акка.

Бәхет-шатлыклар алып,

Кыш килде туган якка!

Салкын карлы кыш килсә дә,

Бер дә куркып тормыйбыз.

Битләр алсуланганчы,

Таудан шуып уйныйбыз.

Айзилә Шакирова.


Кыш бабай бәхет тели!

Кыш көне көннәр якты,

Урамда карлар бии.

Сөенешеп һәм җырлашып

Балалар чыршы бизи.

Кечеләр дә, олылар да

Бәйрәмне көтеп йөри.

Яңа елны үткәргәндә

Матур шигырьләр сөйли.

Бу көнне һәммәбезгә

Кыш бабай бәхет тели.

Яңа елга диеп безгә

Күп бүләкләр әзерли.

Камилә Хәбибуллина


Тамаша

Яшел чыршы бизәнеп,

Безгә кунакка килде.

Кыш Бабай кызы белән

Күпме бүләк өләште.

Яңа ел вакытында

Бар хыял чынга аша.

Ә күкләрдә вак йолдызлар

Ясый сыман тамаша.

Миләүшә Багутова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев