Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Әтием – горурлыгым” Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм иртәсе

Максат: балаларда бәйрәм кәефе булдыру, әтиләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Шигырьләрне сәнгатьле сөйләүләренә ирешү. Уеннарда ярышу, җиңү теләге уяу. Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, туган илне саклаучылыр булу теләге уяту. Зал бәйрәмчә бизәлә. Балалар маршка атлап керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар. Алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле әтиләр, дәү әтиләр, абыйлар! Без...

Максат: балаларда бәйрәм кәефе булдыру, әтиләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Шигырьләрне сәнгатьле сөйләүләренә ирешү. Уеннарда ярышу, җиңү теләге уяу. Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, туган илне саклаучылыр булу теләге уяту.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Балалар маршка атлап керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле әтиләр, дәү әтиләр, абыйлар! Без бүген "23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен" билгеләп үтәргә җыелдык. Сез бәйрәмебезнең иң кадерле, хөрмәтле кешеләре. Сезне бүгенге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

Бер бәйрәм бар февральдә,

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип,

Мөмкин хәтта әйтергә.

 

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

 

Ул солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны.

Әтиләрне, малайларны,

Һәм бөтен солдатларны.

 

Әйдә, зур бәйрәм,

Шатлык белән кил,

Сине каршылый

Бөтен туган ил.

Ватаныбызның

Чикләрен саклап,

Батыр абыйлар

Торалар сакта.

 

Батыр һөнәр бар җирдә

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине - һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

 

Алып баручы: Әйе, балалар, Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар. Алар туган илебезне коры җирдә, диңгездә һәм һавада саклыйлар. Әйдәгез әле, Ватанны саклаучы батыр абыйлар турында җыр башкарыйк.

"Шинель" җыры

 

Здравствуй праздник!

Здравствуй праздник!

Праздник мальчиков и пап.

Всех военных поздравляет,

Наш весёлый детский сад!

 

Папин праздник - главный праздник

Всех мальчишек и мужчин.

И поздравить пап любимых мы сегодня так спешим!

 

Я подарок папе стала рисовать,

Выглянуло солнце и зовет гулять.

Солнце, солнце, не сердись,

Лучше рядышком садись.

Папин праздник раз в году,

Нарисую и пойду.

 

Алып баручы: Әйе, балалар, дөрес әйтәсез, 23 февраль ул, әтиләр, дәү әтиләр бәйрәме. Чөнки алар, әле егет чагында армиядә хезмәт иткәннәр, солдатта булганнар. Хәзер яңгыраячак җырыбыз аларга бәйрәм бүләге булып барып ирешсен.

"Солдатта булган диләр" җыры

 

Алып баручы: Балалар, ә сез Армиядә нинди гаскәр төрләре булуын беләсезме? Минем сезне сынап карыйсым килә. Хәзер без сезнең белән уен уйнап алырбыз.

Игра для детей «Продолжи предложение»

«Танком управляет.»

«Из пушки стреляет.»

«За штурвалом самолета сидит.»

«Из пулемета строчит.»

«В разведку ходит.»

«Границу охраняет.»

«На подводной лодке несет службу.»

«С парашютом прыгает.»

«На кораблях служат

 

 

 

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар! Сез Армия турында бик күп беләсезикән. Ә сезнең солдат буласыгыз киләме? Хәзер без сезнең белән кунакларыбызга "Бравые солдаты" җырын җырлап күрсәтербез. Рәхим итеп тыңлагыз.

"Бравые солдаты" җыры

Бүген бәйрәм бакчабызда,

Шундый рәхәт, күңелле.

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде.

 

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

 

Алып баручы: Әйе, балалар, бәйрәмгә әтиләр килсә, бик рәхәт һәм күңелле.

Ил терәге ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә дә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә дә сез балаларыгызга һәрвакытта да - ашаганда да, сөйләшкәндә дә, эшләгәндә дә үрнәк булыгыз. Кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга үрнәк булып яшәгез.

Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез.

Бергә карлар көрибез.

 

Әти - безнең терәгебез,

Әти - безне яклаучы,

Авырлыклар китермичә,

Давыллардан саклаучы.

 

Алып баручы: Хөрмәтле, әтиләр, хәзер яңгыраячак җыр сезнең өчен.

 

Җыр: "Әтием"

 

Минем әти дә күптән

Солдатта хезмәт иткән.

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

Үскәч, солдат булырмын

Әтием кебек мин дә.

 

Кирәк булса әтиләр күк

Утлар, сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.

 

Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар,

Кызарышып пешәрләр.

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз.

Кирәк икән аны яуда

Яклаучылар булырбыз.

Алып баручы: Ә хәзер сүзне малайларыбызга - булачак солдатларга бирәбез. Рәхим итегез, малайлар!

Җыр: "Солдатлар"

Алып баручы: Әйе, балалар, бик дөрес әйтәсез. Сез - булачак солдатлар. Ә солдатлар алар җитез, көчле, кыю булалар. Әйдәгез әле без дә малайларыбызны сынап карыйк әле.

 

Малайлар белән уеннар:

1. Игтибарлы бул.( парадта, разведкада, засадада)

2. Кем беренче үз урынын таба.

3. Кем төз ата? Һәр бала обручка комлы капчык ата.

4. Кем тизрәк автомат җыя? (кисмә рәсемнәрдән җыю)

Алып баручы: Булдырдыгыз, малайлар! Сездән менә дигән солдатлар чыгачак. Балалар, әйдәгез әле әтиләрнең дә солдат чакларын искә төшереп алыйк әле. Әтиләр, бирегә рәхим итегез.

Командага бүленү. Исем сайлау: "Диңгезчеләр", "Очучылар"

Әтиләр белән уеннар:

1. Командалар сәламләве.

Кем җитез? (флаг белән йөгерү)

2. Кем көчле? (аркан тартышу)

3. Кем тизрәк автоматны җыя? (капитаннар ярышы)

4. Пакетны штабка тапшыр.

Җиңүчене билгеләү. Медальләр тапшыру.

Алып баручы: Булдырдыгыз, әтиләр! Сезнең солдатта булганыгыз әллә каян күренеп тора. Рәхмәт сезгә. Хөрмәтле әтиләр, балалар сезгә кечкенә бүләкләр әзерләделәр, рәхим итеп кабул итегез.

Бүләкләр тапшыру.

Алып баручы: Бүген безнең булачак солдатлар - малайларның да бәйрәме. Кызлар бүген аларны бәйрәм белән котлый.

Кызлар: Малайлар, бәйрәм белән сезне!

Бүләкләр тапшыру.

Алып баручы:

Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды бәйгебез.

Мондый ярышлар еш булыр,

Сез бик теләп килсәгез.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып.

Соңгы кабат булмас, язган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Хөрмәтле әтиләр! Балаларыгызга булган ихтирамыгыз сүнмәсен иде. Сез - балаларыгызның, балалар - сезнең мәңге кадерле кешегез булып калсыннар. Сәламәт булыгыз! Бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев