Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар КВН лигасында ярымфинал уеннары үтте

4 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татар югары КВН лигасының ярымфинал уеннары үтте. Ул көнне сәхнәдә «Агро Boys», (Казан), «Биш Бармак» (Мамадыш), «Үрнәк» (Арча), «Татар егетләре» (Яр Чаллы) һәм «Текә Тау» (Биектау) командалары шянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынашты. Берсеннән берсе матур һәм шук егетләр һәм кызлар сәламләү, музыкаль биатлон, разминка,...

4 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татар югары КВН лигасының ярымфинал уеннары үтте. Ул көнне сәхнәдә «Агро Boys», (Казан), «Биш Бармак» (Мамадыш), «Үрнәк» (Арча), «Татар егетләре» (Яр Чаллы) һәм «Текә Тау» (Биектау) командалары шянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынашты.

Берсеннән берсе матур һәм шук егетләр һәм кызлар сәламләү, музыкаль биатлон, разминка, бер җыр бәйгесендә кызыклы номерлар белән чыгыш ясадылар.

Жюри составында Татарской КВН лигасы чемпионы Эмиль Шәйхетдинов,Татар КВНының «әнисе», оештыручысы Фәридә Таштабанова, Татарской КВН лигасының беренче редакторы Рөстәм Хуҗин, «Күңел» радиосы алып баручысы Алинә Хисмәтуллина, Татар КВН лигасы директоры Рамил Агдеев бар иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, финалга «Биш Бармак», «Текә Тау» һәм «Агро Boys» командалары үтте. Алай беренчелек өчен 17 май көнне Казанда көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев