Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шәрипҗановлар шәп яши

Хатын-кызның эше - тавык та чүпләп бетермәслек. Эштән арып кайткан гүзәл затлар аш бүлмәсендә генә дә көненә 1-2 сәгать мәш килергә мәҗбүр. Ял көннәрен әйткән дә юк! Ял көне - ул рәхәтләнеп, кинәнеп өй җыештыру, кер юуу, үтүкләү, тузан суырту, тузан кагу һ.б. эшләр белән мәшгульлек көне. Үземнән чыгып әйтәм,...

Хатын-кызның эше - тавык та чүпләп бетермәслек. Эштән арып кайткан гүзәл затлар аш бүлмәсендә генә дә көненә 1-2 сәгать мәш килергә мәҗбүр. Ял көннәрен әйткән дә юк! Ял көне - ул рәхәтләнеп, кинәнеп өй җыештыру, кер юуу, үтүкләү, тузан суырту, тузан кагу һ.б. эшләр белән мәшгульлек көне. Үземнән чыгып әйтәм, якшәмбе киченә «ял итеп» шул кадәр арыта, тизрәк эшкә чыгасы килә башлый, билләһи.

Ә менә җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың җайлы ичмаса тормышы! Көнләшеп үләрлек! «Казандагы фатирыбызга 2 атнага бер кайтабыз. Ял итәбез, вак-төяк эшләрне эшләп, кире чыгып китәбез», дип мактанды ул безгә. Концертлар, мәжлесләр барысы да Актаныш, Башкортстан якларында икән. Шулардан кайтып керми, тир түгеп акча эшли яшь гаилә. Эш арасында Асылбикә исемле тәти кызчык та алып кайтырга өлгергәннәр үзләре. Хәзер кечкенә Асылбикә дә әти-әнисе итәгендә гастрольләрдә йөри икән. Әбиләрне дә «буш тотмыйлар» Шәрипҗановлар. Аслыбикәне тәрбияләү йөкләмәсе Актаныштагы әбисенә дә, Азнакайдагы карт әби-бабаларына да эләгә икән. Эш барысына да житәрлек, кыскасы! ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев