Реклама
Бер ел эчендә нинди уңышларга ирешеп була? Бу сорауны Чаллының 13нче сәнгать мәктәбе укучысы Руслан Закировка бирсәк, җавап итеп ул безнең каршыга, мөгаен, бер кочак диплом тезәр иде. «Созвездие-Йолдызлык» регионара фестивалендә гран-при яулаган, «Крылатый барс» («Канатлы барс»), «Достижение» (Казаныш»), «MUSIC LAND» («Музыкаль дөнья»), «Наследие культур» («Мәдәниятлар мирасы»), «Сандугач» Халыкара фестиваль-конкурсларында...
Бер ел эчендә нинди уңышларга ирешеп була? Бу сорауны Чаллының 13нче сәнгать мәктәбе укучысы Руслан Закировка бирсәк, җавап итеп ул безнең каршыга, мөгаен, бер кочак диплом тезәр иде. «Созвездие-Йолдызлык» регионара фестивалендә гран-при яулаган, «Крылатый барс» («Канатлы барс»), «Достижение» (Казаныш»), «MUSIC LAND» («Музыкаль дөнья»), «Наследие культур» («Мәдәниятлар мирасы»), «Сандугач» Халыкара фестиваль-конкурсларында I дәрәҗә лауреат дипломнары, «Хрустальный голос» («Бәллүр тавыш») Халыкара фестиваль-конкурсында лауреат дипломы алган... Күптән түгел генә Игорь Крутойның «Новая волна» («Яңа дулкын») бәйгесендә, Казанда узган зона турында уңышлы чыгыш ясап кайткан. Әмма быел аның тормышындагы иң зур вакыйга, һичшиксез, Мәскәүгә «Голос-дети» шоу-бәйгесенә бару булгандыр.
«Голос-дети»ның бу сезондагы сайлап алу турына сигез йөздән артык бала килгән булган. Һәм шуларның нибары йөзе генә икенче турга, без телевидение аша күрә алган «слепое прослушевание»га, ягъни «күрмичә тыңлау»га уза алган.
Ул итальян телендә «Поговори со мной о любви» җырын башкарган. Тик бу җырны тагын бер катнашучы җырларга тиеш булган, кабатлану килеп чыкмасын дип Русланга «Слепое прослушевание» өчен икенче бер җыр әзерләргә тәкъдим иткәннәр. Тик быелгы сезонда остазларның командалары тулу сәбәпле, Чаллы егетен киләсе елга калдырганнар, аның каравы, инде туп-туры бәйгенең иң кызыклы өлешенә - «күрми тыңлау»га гына чакырганнар.
Руслан Чаллының 81нче балалар бакчасында «Гөлчәчәк» ансамбленә йөргән. 5 яшендә җырларга атлыгып торган малайны әти-әниләре 13нче сәнгать мәктәбенә алып килгәннәр, биредә Руслан «Бэби-шлягер» ансамблендә шөгыльләнгән. Бүген ул Чаллының 25нче мәктәбендә 4ле-5ле билгеләренә генә укый һәм 13нче сәнгать мәктәбенең иң өметле укучыларыннан санала.
Руслан уңышлы чыгышлары һәм лаеклы җиңүләре белән безне әле күп сөендерер, дип ышанабыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз