Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

ОЛЬГА ИВАНОВА: «НУРСОЛТАН» РОМАНЫН 21 ЯШЕМДӘ ЯЗА БАШЛАДЫМ»

Узган ел ахырында Татарстан китап нәшриятендә Ольга Иванованың «Нурсолтан» исемле китабы дөнья күрде. Әлеге роман Казан ханлыгы тормышында тирән эз калдырган күренекле тарихи шәхескә багышланган. Әсәр өлешчә тәрҗемә ителеп, татар вакытлы матбугаты битләрендә күренә башлады. Гомумән, Ольга Иванованың бу китабы - трилогиянең бер өлеше. Язучының инде «Сөембикә» һәм «Гәүһәршаһ» әсәрләре...

Узган ел ахырында Татарстан китап нәшриятендә Ольга Иванованың «Нурсолтан» исемле китабы дөнья күрде. Әлеге роман Казан ханлыгы тормышында тирән эз калдырган күренекле тарихи шәхескә багышланган. Әсәр өлешчә тәрҗемә ителеп, татар вакытлы матбугаты битләрендә күренә башлады.

Гомумән, Ольга Иванованың бу китабы - трилогиянең бер өлеше. Язучының инде «Сөембикә» һәм «Гәүһәршаһ» әсәрләре дә нәшриятта үз чиратын көтә. Ул гына да түгел, хәзерге көндә язучы Алтын Урда тарихы, андгы сәяси чолганышлар хакында зуркүләмле роман язу белән мәшгуль икән.

«Татар халкы тарихында тирән эз калдырган әлеге бөек хатын-кызлар хакында күләмле әсәр язу хыялы бик күп еллар күңелемдә йөрде. «Нурсолтан» романын мин 21 яшемдә яза башладым. Башладым да, төртелеп калдым. Шул чор татар көнкүрешен дә, тарихын да, диннне дә тирән белми идем. Шуңа күрә 10 ел буе әлеге өлкәдәге белемнәремне ныгыттым. Роман язылганнан соң да, 15 ел буе кулъязма рәвешендә китап киштәмдә ятты. Сәнгать, тарих белгечләреннән хуплау алганнан соң гына, әсәремне китап итеп бастырырга ниятләдем.

Күпләр ни өчен бу темага алынуым белән кызыксына. Әйе, мин - рус мөхитендә, Татарстаннан читтә туган һәм тәрбия алган кеше. Ләкин минем әнием дә, әбием дә - татарлар. Күрәсең, кан тартадыр. Күңелемә татар мәдәнияте, татар теле бик якын. Татар телендә әлегә сөйләшә алмыйм, ләкин ныклап өйрәнәм», - дип сөйләде Ольга Иванова.

Соңгы вакытта татар тормышы хакында рус телендә язылган әсәрләр бик популяр булып китте. Билгеле «Зөләйха күзләрен ача» (Гүзәл Яхина) романын искә төшерик. Төп герое - татар хатыны булган әлеге әсәр, белүемчә, 16 телгә тәрҗемә ителеп, дөньяның күп илләрендә укучыга барып җитте, зур танылу тапты, Гүзәл Яхина дәрәҗәле әдәби премияләргә лаек булды. Татар тарихында, сәясәтендә, иҗтимагый тормышында тирән эз калдырган күренекле татар хатын-кызлары хакындагы әсәрләр ― Ольга Иванованың трилогиясе дә шундый танылу табар һәм киң җәмәгатьчелеккә шул югарылыкта тәкъдим ителер дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев