Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» - Чаллының 38нче мәктәбендә

Бүген Чаллының 38нче мәктәбендә кызыклы гына очрашу булды.

Мәктәпнең гуманитар юнәлештәге 8нче, 6нчы һәм 5нче сыйныф укучылары «Көмеш кыңгырау» республика газетасы хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу мизгелләрен фотогалереядә күзәтә аласыз.

Очрашуга журналист, шагыйрә Лилия Фәттахова белән Лилия Гыйбадуллина һәм газетаның веб-редакторы Ләйлә Мирзаһитова килгән иде.

Лилия Гыйбадуллина чыгыш ясый.

Очрашу Фән көненә багышланды. Кунаклар укучыларга үзләре хезмәт куйган газета һәм аның сайты турында, әдәбият фәне, аның кеше тормышындагы роле турында сөйләделәр.

Укучылар белән җанлы аралашу да булды, әлбәттә.

Фотода 6нчы сыйныф укучысы Алексей Герасимов Лилия Фәттахова тәкъдим иткән әкиятне дәвам итә.

Укучыларга газеталар тараткач, алар кызыксынып укырга тотындылар.

   

Алар арасында үзләре шигырь язучы укучылар да бар икәнлеге ачыкланды. Менә мәсәлән, 5нче «Г» сыйныфы кызы Чикирева Анастасия шигыре:

Дождик.

За окном льёт дождь.

Большие лужи.

Так грустно мне

Ведь я простужен,

Дождь земле конечно нужен,

Наверно хорошо бежать по лужам.

А вдруг ко мне придут друзья

И позовут меня туда.

А мне туда нельзя,

Ведь кашель у меня.

Я ноги намочу

И от мамы получу.

Ведь так красиво за окном

А погуляю я потом.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ ханым Ширманова үзләре чыгарган «Бригантина» газетасын күрсәтте.

Бу әдәби газетаның беренче саны икән. Аны 5-6нчы сыйныф балалары белән бергәләп ясаганнар. Алга таба айга 2 тапкыр даими чыгарырга ниятләре бар:

Газета чыгару идеясен инде берничә ай уйлап йөрдем. Көз көне администрация дә берәр газета чыгара алмассызмы дигән теләк белдергән иде.

5нче, 6нчы класс укучылары да күңелгә илһам һәм дәрт өстәп жибәрде. Рус әдәбияты дәресендә «Шигьри юлларның төрләрен» өйрәнгәндә укучыларга өй эше итеп шигырь язып алып килергә кушылган иде.

Аларның әлеге иҗатларын күреп, киләчәктә мондый эшләрне әдәби газета битләрендә саклап барырга кирәк дигән уй-теләк белән шушы идеяне тормышка ашырырга булдым.

Киләчәктә 5нче, 6нчы сыйныф укучыларыннан кечкенә генә иҗат төркеме булдырып, бу эшне дәвам итәрбез дигән теләктә калам.

Иҗади укучылар күп мәктәптә. Тырышлыклары, сәләтләре белән аерылып торучылар бар. Шуларның берсе - 10нчы сыйныф укучысы Аида Сәлахова.

Ул быел «Җәлил укуларында» инглиз телендә чыгыш ясаган. «Онегинские чтения» республика фәнни-практик конференциясендә 3нче урынга лаек булган. Аида турында газетабызның алдагы саннарында укырсыз әле.

Укучыларның иҗади эшләре коридорда да эленеп тора. «Солдат кайтты» дигән рәсем бәйгесе, ТАССРның 100 еллыгына, экология темасына багышланган рәсемнәр бар анда.

 

«Добрый школьный юмор» сәхифәсе бигрәк кызык булып тоелды.

 
 

38нче мәктәп укучылары үзләренең иҗади эшләрен киләчәктә газетага да җибәрербез дип ышандырдылар.

Ләйлә Мирзаһитова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев