Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Носкидан башка барысына да риза!»

Бәйрәмнәр күп бездә, шөкер! Ел саен февраль-март айларында бүләк бирешеп, котлашып алабыз. «Ни бүләк итим икән» проблемасы берәр ай алдан башлана хатын-кызда. 23 февраль алдыннан урамнарда уйга баткан хатын-кыз затын күрсәгез, белегез: сөйгәненә бүләк турында баш катыра ул. Төн йокылары кача, дус-туганнар үзара серләшә, киңәшә, кибетләрдә мәхшәр… Сөйлисе дә юк....

Бәйрәмнәр күп бездә, шөкер! Ел саен февраль-март айларында бүләк бирешеп, котлашып алабыз. «Ни бүләк итим икән» проблемасы берәр ай алдан башлана хатын-кызда. 23 февраль алдыннан урамнарда уйга баткан хатын-кыз затын күрсәгез, белегез: сөйгәненә бүләк турында баш катыра ул. Төн йокылары кача, дус-туганнар үзара серләшә, киңәшә, кибетләрдә мәхшәр… Сөйлисе дә юк. Күңелле кыскасы. Ә эстрадабыз йолдызлары сөйгәннәреннән нинди бүләк өмет итә дә, ниләр әзерли икән соң?

Зөлфәт Зиннуров, гадәтенчә, артык уйлап тормастан, бик гади генә җавап бирде: «Хатыннан - бәлеш, балалардан котлап кочаклауларын!». Менә ичмасам, мужик! Эчтән генә Зөлфәтнең хатыннан көнләшеп куйдым.

Яшь, әле яңарак кына камыт кигән җырчы Рамил Закиров бик тормышчан кеше булып чыкты. Ул хәләл җефетеннән кырыну өчен гель, станок ише нәрсәләр өмет итә икән. «Кыскасы, носкидан башка теләсә ни бирсен!» дип кырт кисте Рамил. Күрәсең, бәйрәмгә бүләк рәвешендә носки алу буенча ачы тәҗрибәсе бар бахырның.

Әле бит аның кәҗәсе түгел - мәзәге, дигәндәй. Бүләк алудан бигрәк, бүләк көтүе кызыграк. Ә менә Гөлназ Сәфәрованың бүләк бирешүгә үз карашы. «Мин бик реалист һәм практик кеше булганга, иремә нәрсә кирәк икәнлеген сорыйм да, шуны бүләк итәм. Инде 9 ел бергә гомер итәбез, сюрпризлар яшеннән күптән чыктык. Быел 23 нә ул «Миңа шундый-шундый сәгать кирәк», дип сорады. Аласы гына калды», - дип елмая Гөлназ. Укыган кеше - укыган кеше инде, әби әйткәндәй. Баш катырып утырмый. Хәер, сәгате нинди фирманыкыдыр да, бәясе күпмедер - анысы да бар.

Ну шулай да иң акыллысы Зәмирә Рәҗәпова булып чыкты. Бәйрәм көнне ирен гастрольгә җибәрә икән. «Котлап смс кына язармын инде», дип сузды ул, хәйләкәр елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев