"Әниемнең вафатын бик авыр кичердем. Шулай да, тормыш дәвам итә..."
Ачык ишек

"Әниемнең вафатын бик авыр кичердем. Шулай да, тормыш дәвам итә..."

"Әниемнең вафатыннан соң инде ел ярым үтте. Бик авыр кичердем. Хәзер, ниһаять, янып-көеп яңа җыр яздырырга йөрим. Нигәдер бу җырны шундый зур дулкынлану белән әзерлим. Бәлки, иҗатыма икенче сулыш бирә торган җыр булыр бу. Бәлки, тамашачы күңеленә дә бик хуш килер, ә бәлки мине көйләр авторы буларак та яңа баскычка...

"Әниемнең вафатыннан соң инде ел ярым үтте. Бик авыр кичердем. Хәзер, ниһаять, янып-көеп яңа җыр яздырырга йөрим.

Нигәдер бу җырны шундый зур дулкынлану белән әзерлим. Бәлки, иҗатыма икенче сулыш бирә торган җыр булыр бу. Бәлки, тамашачы күңеленә дә бик хуш килер, ә бәлки мине көйләр авторы буларак та яңа баскычка күтәрер... Өметләр зурдан!", - дип яңалыклары белән уртаклашты Нурзадә.

Җырчы мәдәни тормыштагы һәр яңалыктан хәбәрдар булырга тырыша. Китаплар укый, татар әдәбиятын даими укып бара икән. Тарихи әсәрләрне аеруча яратуын сөйләде Нурзадә. "Хәлемнән килсә, Сөембикә-ханбикә, Казан ханнары турында фильм төшерер идем", - диде ул.

Җырчыга иҗатында зур уңышлар телибез. Теләк-ниятләре чынга ашсын, берүк!


Нет комментариев