Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мөслимнең «Гагарины»

Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан Мөслим районы Түбән Табын мәктәп интернатында Россиянең атказанган хәрби очучысы, полковник Рәшит Вагыйз улы Шәфыйков белән очрашу кичәсе оештырылды.

Рәшит Вагыйзович 1949 елда Мослим районы Мөслим авылында дөньяга килә. Мөслим урта мәктәбендә белем ала, 1968 елда Ставрополь югары хәрби авиация училищесына укырга керә. 1972 елдан Новосибирск өлкәсе, Купино шәһәрендә 849нчы авиаполкта лейтенант-майор, летчик, авиаэскадрилья командиры вазыйфаларында хезмәт итә. 1980 елда Жуков исемендәге хәрби-команда академиясендә белем ала. Аннан соң Рәшит абыйны Әстерханда, 393нче авиаполкта, полк командирының беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1985 еллан Краснодар краенда хезмәт итә. Ә 1990 елда кабат Әстерханга кайта һәм дивизия командирының беренче урынбасары вазыйфасын башкара.

Рәшит Вагыйзович 31 ел дәвам иткән хәрби хезмәт чорында Л-29, Ути-Миг-15, Миг-17, Миг-23нең барлык төрләрендә, Як-28 п, СУ-27 п истребительләрендә очыш ясаган, 37 тапкыр парашюттан сикергән, гаять бай тормыш тәҗрибәсе туплаган чын татар ир-егете.

Кичәбезнең герое балачагындагы кызыклы вакыйгалары, мәктәп елларындагы хыяллары белән уртаклашты. Балалар белән аралашып кына калмады, истребитель самолетында очкан вакытындагы уникаль видеоязмалары белән дә сөендерде. Гомумән, бик тә җылы очрашу-аралашу булды ул. Районыбызның горурлыгы, Мөслимебезнең «Гагарины» - Рәшит абый Шәфыйковка укучылар һәм укытучылар коллективы исеменнән зур рәхмәтебезне, ихтирамыбызны җиткерәсебез килә. Киләчәк тормышында ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев