Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мөслим районы Вәрәшбаш авылында туган тел көненә багышланган үзенчәлекле кичә үтте

Әлеге кичәгә "Көмеш кыңгырау" журналистлары да чакырылган иде.

"Көмеш кыңгырау"ның Вәрәшбашка чакырылуы юкка түгел. Кичәнең беренче өлеше туган тел көненә багышланса, икенче өлеше газетабызның рәссам-бизәүчесе, фотограф Фаил Исламны хөрмәтләп искә алу чарасы булды. Без әлеге кичәнең булачагы турында элегрәк хәбәр иткән идек. 

Ни өчен нәкъ менә шушы көнне - Халыкара туган тел көнендә оешытырылган соң бу күргәзмә дисезме? Чөнки Фаил Раиф улы чын милләтпәрвәр иде, татар халкына кагылышлы мәсьәләләрнең һәрчак эчендә кайнаучы шәхес иде. Бу аның рәсемнәрендә, иллюстрацияләрендә ачык күренә.

Залда Фаил Исламның күчмә күргәзмәсе оештырылган иде. Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе коллективы тәкъдим иткән, рәссамның гаиләсе шатланып әлеге тәкъдимне кабул иткәннән соң оештырылган бу күргәзмә туган тел кичәсенә үзенчәлекле рух өстәде.

Моннан бер еллар элек Фаил Ислам бу авылга иҗади очрашуга килгән иде. Бу хакта әлеге сылтама аша кереп укый аласыз.

Берничә сәгать кенә аралашуга карамастан, ул Вәрәшбаш авылы кешеләрендә онытылмас хатирә калдырган булып чыкты. Бүген шуларны искә төшергәндә залда утыручы беркем дә күз яшьләрен тыя алмагандыр.

Хәтта ул очрашуда булмаган кешеләргә дә Фаил Исламның видеоязмаларын, рәсемнәрен, фотоларын карау нык тәэсир итте.

Кичәнең әдәби-музыкаль өлешенә балалар һәм укытучылар бик тырышып әзерләнгәннәр. Аларның чыгышларын рәхәтләнеп карап утырдык.

Авылның хөрмәтле кешеләреннән берсе, ветеран-укытучы Низамиева Тәскирә апа кунакларны татарлар тарихының кайбер сәхифәләре белән таныштырды.

Тәскирә ханым лаелы ялда, балаларга дин сабаклары бирә, авыл тарихын, кешеләрен барлап китаплар яза. Хәтта үзенең ишегалдындагы җәйге өендә кул эшләреннән кечкенә генә музей оештырган ул.

Менә нинди кешеләр яши Вәрәшбаш авылында!

Гомумән, бу авылда гаҗәеп булдыклы, тырыш һәм кунакчыл кешеләр. Бердәм булып, бер йодрык булып яшиләр, эшлиләр.

Әлеге моңсу да, күңелле дә ихлас кичәне оештырган Фаил Исламның гаиләсенә, Вәрәшбаш мәктәбе коллективына, балаларына, кичәгә килгән кунакларга зур рәхмәт!

Бу көннең фотолары фотогалереядә. Видеоязмалары ютуб каналда.

 

Рәссамның тәүге күргәзмәсе былтыр Чаллы шәһәрендә оештырылды

Ул безнең арабыздан беребез иде...

“Без килеп җиттек!”- дигән хәбәрне ишетү белән, өстемә дә элмичә урамга чыгып йөгердем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нык матур язма, рэхмэт

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур язма! Зурлагансыз, рэхмэт яусын!

      Теги: Туган тел көне туган тел фаил ислам вәрәшбаш мөслим