Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"Көмеш кыңгырау" Мөслимдә кунакта

"Көмеш кыңгырау" газетасы хезмәткәрләре бүген бик күңелле һәм нәтиҗәле сәфәрдә булып кайтты. 

БЕРЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ: ВӘРӘШБАШ АВЫЛЫ МӘКТӘБЕ 
Мөслим районының Вәрәшбаш авылында бүген тәрбиячеләр өчен семинар үтте. Газетаның рәссам-дизайнеры Фаил Ислам белән мин - сайт мөхәррире Ләйлә Мирзаһитова бу матур чарага чакырулы идек.

Башта кунаклар өчен авылның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу балаларның өч телдә (татар, инглиз, рус) җырлаганнарын, төрле биюләр башкарганын, каушамыйча, чип-чиста татарча, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләгәнен бөтенбез дә авыз ачып диярлек күзәттек. 
Төрле бәйге-ярышларда катнашып җиңүләр яулаган башлангыч мәктәп укучылары да җыр-биюдә сынатмады.

Бу мәктәпнең укучылары һәм укытучылары безнең газетаның актив язучылары һәм газетабыз үткәргән бәйгеләрдә дә катнашып торалар. Без үзебез алып килгән дипломнарыбызны "Кошлар ашханәсе" бәйгесендә җиңгән Асылъяр Хәсәновага, даими хезмәттәшлек иткән өчен "Тылсымлы каләм" түгәрәге әгъзаларына (җитәкчесе - Миләүшә Хәсәнова) һәм 23 февральгә багышланган котлаулар бәйгесендә җиңгән мәктәп коллективына тапшырдык. Фаил Ислам килгән кунакларга Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә Факил Сафин язган "Җомга көн" җырын башкарды.

Алга таба безгә авылның ветеран укытучылары белән очрашу, мәктәп буенча экскурсиядә катнашу насыйп булды. Бу яңартылган матур, якты бина - авылның йөрәге дисәк тә була. Бөтен мөһим объектлар монда урнашкан - башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе, авыл җирлеге үзидарәсе, музей, китапханә, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты - бар да бер җирдә тупланган.

Вәрәшбаш авылы бик матур табигатьле икән, монда чишмәләр, таулыклар, яшеллек бик күп. Ул чишмәләрнең һәрберсенең үз легендасы бар. Алар бик чиста итеп каралган, яхшы хәлдә. Халык табигатькә ихтирамлы мөнәсәбәттә, авылының тарихын, легендаларын кадерләп саклый дигән сүз бу.

Без Исрафил, Тәпти, Борхан чишмәләрен карадык, асылмалы күпер янында фотога төштек. 
Шунысы игътибарга лаек - авылда без аралашкан бөтен балалар да чиста итеп татарча сөйләшәләр, тыңлавы рәхәт, күңелле, өлкәннәргә, кунакларга хөрмәтләре сизелеп тора. Балалар дин сабаклары да алалар икән, иҗади бәйгеләрдә теләп катнашалар. 

Күптән түгел бу авылда шагыйрь Роберт Миңнуллин  кунак булып киткән, үзе үткәргән бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләргә дип махсус килгән булган. Бу 100 кешелек авылда шигырь язмаган кешеләр дә сирәк диделәр безгә. 
Кыскасы, 16 бала һәм аларның укытучылары, тәрбиячеләреннән торган бу коллектив бердәмлеге, ачык йөзлелеге, кунакчыллыгы белән таң калдырды безне. Безне очрашуга чакырган Миләүшә Хәсәновага һәм кунак иткән башка хезмәткәрләргә зур рәхмәт. 

ИКЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ: МӨСЛИМ ГИМНАЗИЯСЕ 
Анда бүген "Укучыларның һәм укытучыларның VI республикакүләм "Фоат Садриев укулары" фәнни-практик конференциясе" булды. 
Укуларның максаты - Мөслим төбәге әдипләре, күренекле шәхесләрнең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Факил Сафин (Чаллы), Әлфия Ситдыйкова (Чаллы), Миңзифа Әхмәтшина (Әлмәт), КФУ Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина һәм башкалар катнашты. 
Укуларда республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр секцияләргә бүленеп, үзләренең фәнни эшләрен, презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга дипломнар, бүләкләр, сертификатлар тапшырылды.

Конференциянең йомгаклау өлешендә язучы Фоат Садриев катнашучыларга үзенең киңәшләрен җиткерде. Фәнни эшләр башкарганда күбрәк фактлар китерергә, гомумиләштерү алымын кулланырга, авторның исемен кабатлау урынына төрле алмашлыклар, "автор" сүзен кулланырга кирәклеген, дикцияне яхшырту һәм яттан сөйләргә өйрәнү мөһимлеген искәртте.

"Әсәр турында үз сүзегезне әйтегез, ошый икән ошый, яки ошамый икән ошамый. Үз фикерегезне белдерергә курыкмагыз. Кысалардан чыгарга тырышыгыз", - диде ул һәм барлык катнашучыларга алга таба уңышлар теләде. 


ЛӘЙЛӘ МИРЗАҺИТОВА 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәяхәт

2
X